Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның 6 медале бар, Башкорстанның - 3


Бүген Мәскәүдә Пекин Олимпиадасыннан кайткан Русия командасын тантаналы төстә каршы алдылар. Анда Татарстан һәм Башкортстан спортчылары да булды. Татарстанлыларның - 6 медале булса, Башкортстан спортчыларының - 3.

Татарстан өчен төп бүләкне, йөгерүче Голнара Самитова-Галкина яулап алды, Казан гимнастика мәктәбеннән Дарья Шкурихина Олимпиаданың соңгы көннендә Русия гимнастика такымы белән бергә "алтын"ны алды. Йөзүче Элвира Хасанова да Олимпия уеннарының югары бүләген алды.

Калган медальләрне волейболчылар, хоккейчылар һәм җиңел атлетика спортчылары яулаган.

Башкортстан спортчылары бер көмеш һәм ике бронза медаль яулаган.
XS
SM
MD
LG