Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кама Тамагына да туристлар килә башлады


Бу якларда һава да саф, табигать тә хозур
Бу якларда һава да саф, табигать тә хозур

Бу район җитәкчелеге төбәкне сәяхәт үзәге итергә җыена.

Елга портына төшкәндә, Кама Тамагына кайта торган метеорга билетлар сатылып бетә язган иде. Уртарак бер җиргә кереп утырдым. Әйләнә - тирәмдә чит киемнәрдән киенгән кешеләр. Берсенең кулында мандалина, икенчесенекендә гитара. Соңга таба кайсы бии, кайсы җырлый торгач, боларның Кама Тамагына табигать кочагына ял итәргә, балык тотарга, тауларда йөрер өчен килүләре ачыкланды.
Кама Тамагы рйоны Кама һәм Идел кушылган җирдә урнашкан.Үзенең табигате, таулары һәм Идел киңлекләре белән ул күп кешене җәлеп итә. Соңгы вакытта монда да туристлар күренгәли башлады.
Беркемгә дә сер түгел, Республика һәм Русиянең төрле төбәкләреннән Төркия, Мисыр якларына су коенырга, таулар карарга баручылар арта. Яныңда гына шуның кадәр чыгымнар таләп итми торган урын була торып, нигә соң шулай еракка барырга? Кама Тамагына транспорт белән кайтканда ике, ә метеор яки теплоход белән бер сәгать кенә вакыт кирәк. Күп кенә туристлар ел саен бу җирләрне сагынып кайталар, инде бөтенләй үз итеп бетерделәр. Хәтта җилкән спорты буенча Русия кубогына ярышлар да булып тора бу районда.
Метеор белән кайтканда инде 15 – 20 километрдан ук үзенең гаҗәеп матурлыгы һәм зурлыгы белән күренеп торган Лобач тавы күпләрнең игътибарын җәлеп итә. Иделдән 100 метр югарылыкта урнашкан, районның иң биек ноктасы булган Лобач тавы туризм киңәюеннән бер тармагы булып тора. Район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйльметдинов әйтүенчә, бу максатларны тормышка ашыру өчен Кама Тамагы төрле туристик фирмалар белән элемтәләр урнаштырырга тели.
Лобач тавы Иделнең иң киң урынында, су киңлеге 47 километр булган, китапларда язылганча, Идел белән Кама килеп кушылган урында урнашкан. Монда шулай ук ишкәкле көймәләрдә балык тоту күренешләре дә үзенә күрә хозур булып тора.
Рөстәм Гыйльметдинов шулай ук районның тарихи урыннарын билгеләп үтте. Рудникта табылган гипс ятмалары үзләре генә ни тора икән! Тагын районның искиткеч тарихи урыннарының берсе булып – аның кулдан башкарылган, әйләнә - тирәсе тимер чыбыклар белән әйләндереп алынган мәгарәләре дә бар.Туристларны иң кызыксындырган мәгарә - ул куышлыгы 410 метрга сузылган Юрьев мәгарәсе.
Гыйльметдинов, шулай ук, Кирельскида урнашкан лагерь, Тенькидагы чиркәү, Красновидоводагы алдан Максим Грький торган, хәзер исә аның өе урынына ясалган музее турында да әйтеп китте. Киләчәктә, туризмны үстерү буенча эшләр барышында килгән кунакларны транспорт, торак белән тәэмин итү күздә тотыла. Хәзерге вакытта Кама Тамагында килгән туристлар өчен Идел буенда менә дигән ике йорт салынган, мунчасы да бар. Киләчәктә исә, тору урыны чын авылдагыча булырга тиеш. Бура өй, парлы сөт, каймак, сөт аерткыч, ат... “ Хәзер бит кешегә күңел ачу кызык түгел, чит илдән килүчеләргә сыер ничек савылганын, каймак ничек аерганын күрсәтергә кирәк. Әлбәттә, программалар, нинди туристик төргә кергән булуга бәйле булачак. Мисал өчен, балалар өчен күңел ачу, олыраклар өчен җитдирәк берәр әйбер булырга тиеш “, - ди Гыйльметдинов.
Аның сүзләренә караганда, иганәчеләр күп. Җирне хәзер үк сатып алырга ризалар икән. Җирне сатып алып, монда туризм эшчәнлеген җәелдермәкче булалар, икән. Кайнар комга ятып кызынучылар өчен махсус пляж булдыру да район башлыгының хыялында юк түгел.
Димәк, шулай булгач, Универсиада уеннарының берәр төре Кама Тамагында үтеп кую ихтималы да бар. Һә хәлдә, эшләр болай барса, аларның теләге Кырымдагы Аю тавы, Карлыгач оясы кебек үк данлыклы туристлар үзәге булып китү.
XS
SM
MD
LG