Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Көньяк Осетия һәм Абхазиянең мөстәкыйльлеген таныды


Русия президенты Дмитрий Медведев, ил Көньяк Осетиянең һәм Абхазиянең мөстәкыйльлеген таныды, дип белдерде. Дәүләт телевидениесендә ясаган рәсми мөрәҗәгатендә Медведев, бүген, Көньяк Осетия һәм Абхазиянең мөстәкыйльлеген тану турындагы карарларны имзалау хакында әйтте. Медведев, рәсми чыгышы вакытында, бу карарны кабул иткәндә Көньяк Осетия һәм Абхазия халыкларының теләге, БМО нигезләмәсе һәм башка халыкара кануннарга нигезләнгәнен әйтте. Медведев башка дәүләтләрне дә Русия юлыннан барырга һәм бу республикаларны танырга чакырды. Дүшәмбе көнне Русия президентына Абхазия һәм Көньяк Осетиянең мөстәкыйльлеген тану турында Русия парламентының ике пулаты да мөрәҗәгать кабул иткән иде
XS
SM
MD
LG