Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 05:00

Уфада мөселман балалардан сорау алганнар


Балаларның милициягә чакыртылуы сәбәпле, Islamnews.ru интернет сәхифәсе хәбәр иткәнчә, Уфа мөселманнары Русия прокуратурасына шикаять итәргә җыена.
Кызлар, күптән түгел Татарстанның Әлмәт районында үткән мөселман җәйләвегендә ял иткән булган. Аннан кайтуга, кызларны берәмләп, яшәгән районнарда милициягә чакырта башлаганнар. Хокук саклау оешмалары бу гамәлне, экстремистлыкта шикләрне тикшерү теләге белән аңлаткан. Ата-аналар әйткәнчә, балаларга мөселман җәйләвеге турында түгел, ә аларның гаиләләре, фатирда ничә кеше яшәве, аналарының ни сәбәпле яулык бәяләве турында сораулар бирелгән булган. Ата-аналар, милиция дини принципка гына нигезләнеп “ышанычсыз” кешеләр исемлеген төзи, дип белдерә. Мөселман лагерьдә ял иткән кызларның гаиләләре һәм Әлмәттә үткән җәйләвекнең җитәкчелеге милициянең бу гамәлен Конституцияне бозу һәм дини яктан дискриминация дип бәяли.

XS
SM
MD
LG