Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 11:46

Шушы көннәрдә Татарстан хөкүмәтендә Русиянең транспорт министры урынбасары Андрей Недосеков катнашында, Зөя шәһәренең алдагы язмышы тикшереде.

Логистик үзәккә Самар һәм Түбән Новгород өлкәсе дә кызыга. Әмма Русия җитәкчелеге Зөя утравы җирләрен кулайрак күргән. Җыелышта үзәкнең проекты, төзелү урны, финанслану мәсьәләсе тикшерелгән. Рәсми мәгълүматларга караганда аның бәясе 12 миллиард сум бәяләнә. Киләчәктә бу акчаларның яртысы федераль бюджеттан, 1 миллиарды Татарстан бюджетыннан, калган акчалар шәхси инвесторлардан алынырга тиеш. Татарстнның транспорт министрлыгында логистик үзәкнең Зөядә төзелүен уңай бәяли.
“Бу урында машина юллары да, тимер юллар да, су юллары да кисешә, аның барлык уңайлылыгы да шунда. Самар, Түбән Новгород өлкәләре дә үзләрендә мондый үзәк булдырырга рөхсәт алырга тырышты. Әмма Русия җитәкчелеген күбрәк Татарстан җирләре кызыксындырды”, ди транспорт министрлыгының матбугат үзәге хезмәткәре Рафаил Гиниятуллин.
Республика җитәкчелеге логистик үзәккә зур уңышлар баглап, моны бер җиңү дип кабул итсә дә, бүгенге көндә үзәккә иң якын торган кешеләр, аның проектын төзүчеләр, аерым алганда Геннадий Тулисов үзәкнең киләчәге томанлы булуын да әйтте.
“Башта проектны төзергә, кирәкле эш кәгазьләрен булдырырга, җирен табырга, төзүчеләр белән килешергә кирәк. Бүгенге көндә исә, бары тик инвестицияләр генә билгеләнгән. Ләкин дәүләт кушуы белән кем эшлисе билгесез. Шуңа күрә, үзәкнең төзелә башлавы турында сөйләргә әле бик иртә. Бу эш җитәкчелектән хуплау алмаска да, вакыты җиткәч акчалар да табылмаска мөмкин. Бу эш Русиянең юлларны төзекләндерү программасына кертелгән, әмма ул 2010-2015 елларга планнаштырылган. Хәзер бит кеше “колак очы” белән ишетеп кала да, төзиләр дип, сөйли башлый. Әмма чынбарлыкта бу эш башланганчы әле шактый вакыт узачак”, ди Геннадий Тулисов.
Татар тарихында Зөя утравы тирән эз калдырган. Билгеле булганча, 1552 елларда Явыз Иван бу утрауга килеп, башта шәһәр төзи, аннан соң Казанны басып ала. Бүгенге көндә, Зөя шәһәрчеге, шулай ук зур игътибар үзәгендә. Казан тарихы белән танышырга дип башкалага килгән кешеләрнең күбесе бу шәһәргә дә кереп чыгырга тырыша. Әмма Зөянең тарихы бик еракларга барып тоташса да, аның киләчәге әлегә билгеле түгел. Республикада мәдәният эшләре, төгәлрәк әйткәндә музей-тыюлыклар язмышы белән шөгыльләнүчеләр, бу урыннарны мөмкин кадәр тизрәк, федераль дәрәҗәдәге тыюлык ясарга тели. Болай булган очракта, финанслау да башка, күп кенә мөмкинлекләр дә ачыла. Республиканың мәдәният министры хезмәткәре Эльвира Кузьмина белдергәнчә, алар берничә ай элек Русия җитәкчелегенә бу уңайдан хат та әзерләгән.
“Безнең минситрлык президент Миңтимер Шәймиев исеменнән, Русия президентына хат әзерләде. Биредә Зөя тыюлыгына федераль дәрәҗә бирү турында сорала. Бүгенге көндә безнең бу мөрәҗәгатьне Русия мәдәният министрлыгында беләләр, моның белән шөгыльләнәләр. Әгәр киләчәктә Зөя тыюлыгы федераль финанслану системасына кертелсә, әлбәттә бу безнең өчен бик уңышлы була”, ди Эльвира Кузьмина.
Быел 7 августында Русия президенты Дмитрий Медведев Казанда булып киткәннән соң, җирле матбугат бу сәфәр барышында Медведев тарафыннан бу мәсьәлә дә игътибарга алынган дип язды. Янәсе Татарстан һәм Русия башлыклары Раифа монастыренә барганда, боралак белән Зөя утравын, төгәлрәк әйткәндә, логистик үзәк төзеләчәк урыннарны да карап кайткан. Шунда ук ул, татарстанлыларның Зөя мәсьәләсенә кагылган хатын укып Русиянең мәдәният министры Александр Авдеевка бу эш белән шөгыльләнергә боерган.
Зөя утравы, кул тидерә алмаслык, федераль дәрәҗәдәге тарихи тыюлык исемен алса, биредә шулай ук Русия күләмендә мөһим саналган логистик үзәкне булдыру, мөмкинме дигәнгә, мәдәният министрлыгы хезмәткәре Эльвира Кузьмина болай җавап бирде.
“Әгәр Зөя федераль дәрәҗә алса, билгеле анда логистик үзәк кебек зур корылмалар төзү бик проблемалы гамәл булачак. Минемчә, бу мөмкин дә түгел”, ди Эльвира Кузьмина.
Логистик үзәкне төзергә ниятләүчеләр исә, яңа төзелешнең, тарихи истәлекләргә бер нинди зыяны юк, ди. Бу үзәк Иделнең уң як ярында урнашкан Түбән Визовый авылында төзеләчәк. Шуңа күрә тарихи утрауга зыян килмиячәк, дип тынычландыра җитәкчелек.

XS
SM
MD
LG