Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:25

Русиянең мөфтиләр шурасы Ислам илләрен Көньяк Осетия һәм Абхазиянең бәйсезлеген якларга чакырды.

Сишәмбе көнне Мәскәүдә узган матбугат очрашуында мөфтиләр шурасы исеменнән мөселманнарның бу низагъка карашлары җиткерелде. Русия мөселманнары Көньяк Осетия белән Грузия низагында һәрдаим осетиннарны яклап килде. Бәрелешләрдән соң Русиядәге мөселман оешмалары аларга җибәрү өчен ярдәм туплады, мөфтиләр шурасыннан вәкиллек (Мәскәү һәм Түбән Новгород дин әһелләре) Цхинвалга да барып кайтты.

“Андагы хәлне карадык, нәтиҗә ясадык һәм Русия Дәүләт Думасының Көньяк Осетия бәйсезлеген яклавын дөрес дип саныйбыз”, ди Түбән Новгород мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Дамир Мөхетдинов.

Аның әйтүенчә, Цхинвалга барырга Татарстан вәкиллеге чакырылса да, алар бармаган. Ләкин ул бар Русия мөселманнарының бәйсезлек өлкәсендә карашлары бер төсле дигән фикердә тора.

Татарстан Диния Нәзарәте рәисе урынбасары Рамил хәзрәт Юнысов осетиннар һәм абхазлар халык булып сакланып калырга тиеш һәм шуңа без аларны яклыйбыз, ди.

“Без бу халыкларның җир йөзеннән югалмавын кайгыртабыз икән, аларның бәйсезлек соравын кабул итәргә тиеш. Бу бит халык теләге. Әгәр аларның гамәлләре канун тарафыннан дөрес булса без аларның теләге үтәлү яклы”, диде ул.

Әмма берничә ел элек Русиядән бәйсезлек сораган чеченнарга карата Мәскәү сугыш ачкан иде. Һәм бу кабатланырга да мөмкин диючеләр бар. Ләкин Юнысов моны кире кага.

“Без бу дәресне 15-16 ел элек үттек. Хәзер чеченнар да, татарлар һәм башка халыклар да Русия белән бергә булганда гына көчле икәнен аңлады. Шуңа урнаштырган бердәмлекне без сакларга тиеш. Чөнки барлык дөнья һәм беренче чиратта үзебез өчен дә бу иң кулай система”, ди Юнысов.

Ул Көньяк Осетия белән Абхазиянең бәйсезлек соравы Русиядә яңгыраш тапмаячак дигән фикердә тора. Ләкин бу мәгънәдә икенче төрле уйлаучылар да шактый.

Русия мөселманнары Ислам илләре дә Көньяк Осетия һәм Абхазия бәйсезлеген яклар дип өметләнә. Дамир Мөхетдинов әйтүенчә, Либан белән Сирия инде яклаячагына ишәрә ясаган. Әмма шул ук вакытта Мөхетдинов заманында Көньяк Осетиянең үзендә дә башка халыкларны рәнҗетүләрен яшерми.

“Кавказда төрле хәлләр булды һәм без аны беләбез. Осетиннар ингушларны да, ахиска (месхет) төрекләрен дә җәберләделәр. Ләкин без бүгенге вәзгыятьтә ни генә булса да осетиннарны саклыйбыз,” ди ул.

XS
SM
MD
LG