Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 22:56

Мөселман академиясендә Татарстаннан ике әгъза бар


Академиядә Татарстаннан ике әгъза бар. Берсе мактаулы, берсе гамәли.

Академиядә Татарстаннан ике әгъза бар. Берсе мактаулы, берсе гамәли.

Казанда Ислам дөньясы фәннәр академиясе җыены дәвам итә. Ул дүрт көннән соң тәмамланса да, нәтиҗәне бүген үк ясый башладылар.

Академиядә Татарстаннан ике кеше бар

Фән, технологияләр, инновацияләр, ислам дөньясының тотрыклы үсеше өчен сәясәтчеләрнең һәм галимнәрнең якынаюына багышланган чараны Татарстан фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров Татарстан өчен файдалы җыен булды дип сөйләде. “Утыздан артык илдән сиксәннән артык галим килде. Алар Татарстан данын арттырачак”, диде ул.

Мазһаров бу Академиядә Татарстаннан бердәнбер гамәли әгъзә. Ул Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевнең дә мактаулы әгъзә булып сайлануын әйтте. “Шулай иттереп без анда Татарстаннан ике кеше бар. Академия ишеге ачык. Менә хәзер ислам илләреннән килгән галимнәр Татарстандагы фән үсешен күрде. Алар киләчәктә башка галимнәрне дә чакыра ала”, диде ул.

Галимнәр аша Татарстан таныла

Казандагы җыелышта Төркиядән килгән татар галиме Надир Дәүләт инглизчә чыгыш ясады. Ул да җыелышны татар халкы һәм Татарстан өчен тулаем алганда файдалы эш, дип саный. “Иң кимендә Татарстанга байтак фән эшлеклесе килде. Бу галимнәр үз илләрендә бик тә билгеле кешеләр. Алар күбесе фәнни үзәкләрне дә җитәкли. Кайберләре моңарчы Татарстан дигән илнең барлыгын да бәлки белмәгәндер. Татарстан алар аша үзен таныта. Бүген Татарстанның үзен таныту буенча проблемасы бар”, диде ул.

Үсеп килүче илләр

Ислам дөньясы фәннәр академиясенең президенты Габдел Сәлам Мәҗәли ислам илләре һәм халыкларының үзенә хас проблемалары булуын әйтте. Габдел Сәлам Мәҗәли мөселман галимнәренә эшләрен шул илләрнең үсешенә багышларга чакырды.

АКШта яшәүче Роальд Сәгъдиев хәбәрчегә Ислам илләрен “үсеп килүче” илләр дип атады. Ул да фәннең шул илләрне үстерүгә ярдәм итә алуын күрә. Шулай ук фәнни ачышлар ясау һәм фәнне үстерү мөмкинлекләре чикле булуын да раслады.

ХVI фәнни конференция ислам илләре өчен бик мөһим булган тотрыклы үсеш мәсьәләсен үзәккә куя. Бу нисбәттән бүген Казанның “Корстон” кунакханә-сәүдә-күңел ачу үзәгендә фән һәм вакытлы матбугат чаралары, сәясәт мөнәсәбәтләре, экология проблемалары хакында да фикер алышулар узды.


Галимнәр һәм матбугат

Әйтик матбугатчылар каршында Халыкара Авразия икътисад академиясе мөхбир-әгъзасы, профессор, мәскәүле милләттәшебез Йолдыз Хәлиуллин “Геополитик тартылу үзәге буларак мөселман дөньясы” темасына чыгыш ясады. “Мөселман дөньясы дөньяви мәдәниятләре үсешендә һәрвакыт мөһим вазыйфа уйнаган. Христианлык, буддачылык, конфуцианлыко кебек диннәр белән уңышлы хезмәттәшлек алып барган”, - дип белдерде ул.

Галим 21 нче гасырда АКШ, Кытай, Һиндстан, Русия, Япония, шулай ук Берләшкән Европа, Ислам дөньясы әйдәп баручылар һәм көндәшләр булачагын күрә. Ә аларның тамырлары христианлык, ислам, конфуцианство, индуиз, буддизм кебек диннәргә тоташа.

Бу бүлектә Татарстан ягыннан фәнни журналист Денис Вәлиев чыгыш ясады. Ул галимнәрне матбугат чаралары белән тыгызрак һәм халыкчанрак ысуллар аша аралашырга чакырды.

XS
SM
MD
LG