Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саакшавили: Русиянең гамәле "тулысынча канунсыз"


Грузия президенты Михаил Саакшвили Русияне Абхазия һәм Көньяк Осетия җирләрен көчләп тартып алырга тырышуда гаепләде. Саакашвили дәүләт телевидениесендә чыгыш ясаганда, Мәскәүнең бу республикаларны тану гамәле “тулсынча канунсыз һәм аның Грузия өчен дә, дөнья җәмәгатьчелеге өчен хокукый нәтиҗәләре булмаячак” дип белдерде. Саакшвили Русияне Грузия дәүләтен җимерергә тырышуда гаепләде. Грузия президенты шулай ук, Русия зур хата ясады һәм үзенең дөньядагы дәрәҗәсен төшерде, диде.
XS
SM
MD
LG