Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанга да бәйсезлек сорар вакыт җитте!


Tatarstan -- Fauziya Bayramova, Ittifaq party leader, writer, 13Dec2007
Tatarstan -- Fauziya Bayramova, Ittifaq party leader, writer, 13Dec2007

Җәмәгать эшлеклесе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, язучы Фәүзия Бәйрәмова без бәйсезлеккә күпкә лаек, дип белдерә.

“Дөнья хәзер кайбер халыкларның бәйсезлеген таный башлады. Косовоны таныдылар. Русия Көньяк Осетия белән Абхазияне таныды. Ә Татарстан исә бәйсезлеккә күпкә лаек! Чөнки без моннан 16 ел элек референдум үткәрдек, декларация кабул иттек. Шуңа күрә татар яшьләре бүген дөньяга Татарстанның дәүләт бәйсезлеген таныгыз дип әйтеп мөрәҗәгать итергә тиешләр”. Фәүзия Бәйрәмованың бу сүзләрен бөтен дөньядан Казанга җыелган татар яшьләре көчле алкышлар белән хуплады. Бәйрәмова бу хакта Татар яшьләренең III бөтендөнья форумы ачылган утырышта чыгыш ясап әйтте.
XS
SM
MD
LG