Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милибанд Украинада беректәш эзли


Британия тышкы эшләр секретаре Дэвид Милибанд бүген Украинага килде. Сәфәрнең максатын ул, үзе атаганча, Русиянең Грузиягә “агрессиясе”нә каршы коалиция төзүдә күрә.
Милибанд, Украинага, Русиянең Көньяк Осетия һәм Абхазиянең мөстәкыйльлеген тану карарыннан соң бер көн үтүгә килде.
Русиянең шушы ике республиканың суверенитетын тануы, Көнбатыш илләре җитәкчеләре тарафыннан тәнкыйтькә тотылды.
Украина президенты Виктор Ющенко, Русиянең гамәлән “кабул ителмәслек” дип атады һәм элекке Советлар Берлеге илләрендә иминлеккә яный, дип белдерде. Грузия кебек, Украина да, НАТОга керергә тели.
XS
SM
MD
LG