Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Новгород мәгарифчеләре БДИны ихтыяри итәргә өнди


Түбән Новгородның мәгариф өлкәсе чиновниклары, Русия мәгариф министрлыгына, Бердәм Дәүләт Имтиханын ихтыяри нигездә бирү мөмкинлеген бирү турында мәрәҗәгать юллаган. Бу хакта, бүген, төбәк Мәгариф министрлыгы вәкиле хәбәр итте. “Мәктәп тәмамлаучының, Бердәм Дәүләт Имтиханы һәм гадәти сынаулар арасында сайлау мөмкинлеге булырга тиеш. БДИны биргәндә, балага җаваплар арасында дөресен сайлап алырга гына туры килә”, - дип әйткән өлкәнең Мәгариф министрлыгы вәкиле. Бу хакта "Регнум" агентлыгы хәбәр итә.
Дүшәмбе көнне, Казан шәһәр мәгариф хезмәткәрләре киңәшмәсендә, Татарстанның мәгариф министры да, Бердәм Дәүләт Имтиханына тәнкыйть белдергән иде.
XS
SM
MD
LG