Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар яшьләре дөньяга мөрәҗәгать итергә тиеш


Татар яшьләренең III Бөтендөнья форумы эшен башлады. Президент спортка игътибар юнәлтсә, Бәйрәмова бәйсезлек сорарга өнди.

“Дөнья хәзер кайбер халыкларның бәйсезлеген таный башлады. Косовоны таныдылар. Русия Көньяк Осетия белән Абхазияне таныды. Ә Татарстан исә бәйсезлеккә күпкә лаек! Чөнки без моннан 16 ел элек референдум үткәрдек, декларация кабул иттек. Шуңа күрә татар яшьләре бүген дөньяга Татарстанның дәүләт бәйсезлеген таныгыз! дип әйтеп мөрәҗәгать итергә тиешләр”. Фәүзия Бәйрәмованың бу сүзләрен бөтен дөньядан Казанга җыелган татар яшьләре көчле алкышлар белән хуплап каршы алды.
Универсиада - уңыш танылу
Форумны оештыручылар бу чарага 460-тан артык яшь егет һәм кыз килде дип белдерде. Чара рәсми ачылган вакытта Бәйрәмованыкы кебек башка сәяси белдерү ясаучылар күренмәде. Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев форум ачылу уңаеннан җибәргән хатында спортка игътибарны күбрәк юнәлткән иде. Президент чарада үзе катнашмады. Хатны Татарстан дәүләт шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникова укыды. “Бөтендөнья җәйге Универсиаданың 2013 елда Казанда уздырылу турындагы карар уңышларыбыз танылуга иң саллы дәлилләрнең берсе булып тора. Әлеге зур спорт бәйрәме республиканың барлык гүзәллеген, мәхәббәтлеген күрсәтү, үзәнчелекле татар мәдәнияты казанышлары белән җиһанны таныштыру өчен гаять зур мөмкинлекләр ача”.
Форумга Мәскәү котлавы да бар иде. Аны Русия тышкы эшләр министрлыгының чит илләрдәге ватандашлар белән эшләү департаменты башлыгы Александр Чепурин имзалаган. Анда бу чарага дөньяның төрле төбәкләреннән килгән татар яшьләренең глобальләшү процессы барганда татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерүдә өлеше зур булуы турында да әйтелгән.
Көтелмәгән ысуллар табу кирәк
Татар теле дигәннән, оештыручылар бу III форумга бары тик татар телен белгәннәр генә чакырылды дип белдерсә дә, туган телне аңламаучылар да күренгәләде. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров исә, яшьләр алдында чыгыш ясап, чишелмәгән мәсьәләләрне яңа ысуллар белән чишә белүчеләр сафка басарга тиеш, диде. “Һичшиксез, без бүген алга барырга исәпләсәк, беренче чиратта милли хәрәкәт сафларын яңартырга тиешбез. Милләт өчен күп игелекле эшләр башкарган олыларга рәхмәт әйтеп, йөкнең авыр өлешен яшьләр үз җилкәләренә алырга тиеш. Хәзерге тормышта, бигрәк тә милли мәсьәләләрне чишкәндә без еш кына берүк хаталарны кабатлап, тапталган сукмаклардан йөрибез. Монда яшьләрнең яңача фикерләве, мәсьәләне көтелмәгән ысуллар белән чишү сәләте, үҗәтлеге, чаялыгы бик кирәк”.
Бәя -4
Илшат Сәетов
Татар яшьләре форумы бюросы рәисе Илшат Сәетов үзенең хисап сүзендә, Русия төбәкләрендә һәм Татарстанда башкарылган эшләрне санагач, әлегә үтәлми калган эшләргә тукталды. “Татмедиа белән татар журналистлары квалификациясен үстерү курсларын әзерләгән идек. Акча табылмаганга эшли алмадык. Татар журналистлары өчен “Татар сүзе” дигән бәйге нигезләмәсе әзер. Алла бирса, яңа бюро аны тормышка ашырыр. Гомүмән әйткәндә, бюро эшчәнлеген мин -4 легә бәяләр идем”, диде Илшат Сәетов.
Алабугада урыс мохиты
Дөрес, төрле төбәкләрдән килгән яшьләр үзләренең эшчәнлегенә уңай бәя дә, тискәре бәя дә куймый. Алар әлегә үз дөньяларында, үз мохитларында. Алабугадан килгән Илнур Галимов педагогия университетында физкультура кафедрасында укыта. Бу форумда бик үзенчәлекле түбәтәйдән иде ул. “Безнең физкультура кафедрасында мөселман егетләре бик күп. Мин аларны җомга намазларына дәрестән дә җибәрәм. Яшьләр арасында милли үзаң үсә бара дип әйтер идем. Урысча укытсам да, мин алардан татарча сорыйм. Дөресен генә әйткәндә, Алабугада урыс мохиты. Актив татар яшьләре бик аз дип әйтер идем. Җитәкчеләрнең урыслашкан булуы аркасында татар милли хәрәкәте үзен бөтенләй диярлек сиздерми”.
Мөслимдә авылда калдыру мәсьәләсе
Мөслим районы вәкиле Илшат Җәббаров татар яшьләрен авылда калдырып, эшле итү безнең яклар өчен иң актуаль проблема булып тора, ди. “Яшьләр шәһәргә ашкын. Шуңа күрә, эш урыннары табып, фатирлы итеп авылда калдырырга тырышабыз. Хәзерге яшьләр зур эштән курка”.
Күбрәк күрәсе килә
Казакъстаннан килгән Ибраһим Зәйнулла, яшьләргә эшчәнлек алып баруда интернет нык ярдәм итә, ди. Шулай да милли балалар бакчасының нинди булуы, урыс мәктәбендә татар телен ничек укытуны белү өчен өчен дә килгән алар бу форумга. “Методик ярдәмлекләр алып китәсебез килә. Кичәләрне, дискотекаларны ничек үткәрү турында да күбрәк беләсебез килә. Оештыручылардан безне балалар бакчасына һәм татар теле факультатив рәвештә генә булса да укытылган мәктәпкә алып барып күрсәтүләрен үтендек.
Дөрес, яшьләрне беренче чиратта үзләрендәге проблемалар борчый. Аларны зур сәясәттән бөтенләй читтә дип әйтү дә ялгыш булыр, мөгаен. Күңелләрендә милләтпәрварлык булмаса, Фәүзия Бәйрәмова чыгышы алай ук көчле алкышларга да күмелмәс иде.
Милләтне саклау механизмнары юк
“3 тапкыр шушы форумда катнашам. “Бу юлы нинди идеология астында татар яшьләрен җыябыз?” дип конкрет сорау куйдым. “Милли идеологияме, дини идеологияме, дәүләти идеологияме, яки барысыдамы”,- дидем. Чөнки күпме генә милләтне саклыйк, дип сөйләсәк тә, әгәр аның механизмнары эшләнмәгән икән, коры сүзләр генә булып калачак. Татар халкы мең еллар буе дәүләтле булган. Аны фаҗигале рәвештә югалткан. Менә Аллахы тәгаләдән безгә сәгать сукты. Дөнья хәзер халыкларның бәйсезлекләрен таный. Татар яшьләре дә гайрәт белән дөньяга мөрәҗәгать итергә тиешләр”, ди Фәүзия Бәйрәмова.
XS
SM
MD
LG