Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиев Татарстанның иң зур казанышын атады


Татарстан президенты Минтимер Шәймиев, 30нче август -Республика көне алдыннан биргән әңгәмәсендә, Татарстанның иң зур казанышы итеп 2013 елгы Универсиаданы үткәрү хокукы өчен көрәштә җиңүен атады.
"Казандагы 2013 елгы Универсиада һәм Сочидагы 2014 елгы Олимпиаданы үткәреп, без дөньяга Русиянең яңа йөзен күрсәтергә тиеш", дип әйткән Шәймиев.
Шуның белән бергә, Татарстан президенты бу әңгәмәдә, республиканың алга таба нефть сәнәгатенә зур игътибар береп, аны үстерергә җыенуын, ел саен бер дистә яңа нефть ятмаларының табылуы турында хәбәр итә. Бу әңгәмә "Российская Газета" басмасында дөнья күрде.
XS
SM
MD
LG