Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милибанд Русияне яңа салкын сугыш башламаска чакыра


Британия тышкы эшләр секретаре Дэвид Милибанд “Яңа салкын сугышны башламау өчен зуп җаваплылык – Русия президенты өстендә” дип белдерде. Бу хакта ул Киевка килгәч әйтте.

Украинага сәфәрнең максатын ул, үзе атаганча, Русиянең Грузиягә “агрессиясе”нә каршы коалиция төзүдә күрә.
Милибанд, Украинага, Русиянең Көньяк Осетия һәм Абхазиянең мөстәкыйльлеген тану карарыннан соң бер көн үтүгә килде.

Русиянең шушы ике республиканың суверенитетын тануы, Көнбатыш илләре җитәкчеләре тарафыннан тәнкыйтькә тотылган иде.
Украина президенты Виктор Ющенко, Русиянең гамәлән “кабул ителмәслек” дип атады.
XS
SM
MD
LG