Accessibility links

Кайнар хәбәр

Радий Хәбиров Кремльгә эшкә алына


Ришвәтчелек җанҗалына карамастан, Башкорстан президенты идарәсенең элекке җитәкчесе Радий Хәбиров Русия президентының эчке сәясәт идарәсенә эшкә алына.

"РИА-Хәбәрләр" агентлыгы хәбәр иткәнчә, Радий Хәбиров Русия президентының эчке сәясәт идарәсендә Федераль җыелыш һәм сәяси фиркаләр белән бәйләнешләр урнаштыру департаменты башлыгы булып эшлиячәк. Бу хактагы карарны президент идарәсе башлыгы Сергей Нарышкин имзалаган.
Хәбиров кул астындагы департамент, Русия президентының Федераль җыелыш, Русия төбәкләре хакимиятләре, җирле үзидарә оешмалары, сәяси фиркаләр, һөнәри һәм иҗади берлекләр, иҗтимагый һәм дини оешмалар белән үзара бәйләнешләрен оештыру өчен җаваплы булачак.
"Бердәм Русия” фиркасе Радий Хәбировны тәҗрибәле, эзерлекле белгеч булуын, Башкортстанда барлык сайлауларны оештыруда катнашуын белдерә.

“Русия президенты сайлаулары вакытында Хәбиров 2004 елда Владимир Путинның һәм 2008 елда Дмитрий Медведевның сайлау штабы башлыгы булды, 2007 елда “Бердәм Русия”нең сайлау штабын җитәкләде”- дип әйткән “Бердәм Русия” фиркасе вәкиле.
2008 елның июленә кадәр Радий Хәбиров, Башкортстан президенты идарәсе башлыгы булып эшләде. Июль башында Хәбиров “керемнәре һәм милке турындагы декларациядә күрсәтелгән мәгълүматларның дөреслеген тикшерү өчен” дигән сылтау белән президент Мортаза Рәхимов карары белән вазыйфадан читләштерелгән иде. Башкортстанда Хәбиров тирәсендә ришвәтчелек җанҗалы кабынып китте.
Хәбиров “Бердәм Русия” фиркасеннән дә чыгарылды, әмма соңыннан фирканең югары җитәкчелеге аны яңадан кабул итү турында карар чыгарды.
XS
SM
MD
LG