Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучы 8 елга ирегеннән мәхрүм ителде


“Башкортстанда кеше һәм ватандашлар хокуклары өчен” оешмасы рәисе Рәис Дәүләткуҗин 8 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Бу турыда Белорет мәхкәмәсе карар чыгарды.

Эш шунда, ул узган елны Уфада Белорет милициясе тарафыннан урланып, Белоретка алып кителеп, тикшерү изоляторына ябылган иде. Рәис Дәүләткуҗин Владимир Барцакин исемле бер эшкуардан 120 000 доллар акча таптыруда гаепләнде. Сүз Дәүләткуҗинның коррупция буенча фаш итү документлары турында бара. Ул Белорет милициясе, түрәләре һәм криминаль төркемнәр хезмәттәшлеге турында мәгълүмат туплап, аларның Мәскәү милициясе белән дә дустанә мөнәсәбәттә булуын ил җитәкчелегенә хәбәр иткән иде. Ул язмада Барцакин да аталды. Барцакин Дәүләткуҗинны шул язмалар өчен акча сорауда гаепләде. Гаепләнүченең адвокаты Ирина Шерстенева сүзләренчә, июнь аенда ул язмалар Интернетта чыккан булган, август аенда алар өчен акча таләп итү дөреслеккә туры килми. Ул бу җинаять эше уйдырма дип исәпли. Адвокат мәхкәмә карары белән килешми, республиканың югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итүләрен дә хәбәр итте.


Министр яңартылды

Министр итеп Равил Ибатуллин билгеләнде. Ул нефть институтын тәмамлаган, әлеге вазыйфага билгеләнгәнче 3нче санлы төзелеш тресты җитәкчесе булып эшләде. Моңа кадәр министр йөген тарткан Хәмит Мәүлияровның эштән китү сәбәбен үз теләге белән дип аңлаталар. Берничә көн элек республика хөкүмәтендә төзелеш мәсъәләсенә багышланган киңәшмәдә Премьер-министр Раил Сарбаев бу тармактагы кимчелекләр өчен аны “утлы табага бастырган” иде. Рәсми булмаган чыганаклар Мәүлияровның “үз теләге белән” китүен шуның белән аңлата.

Өч тәүлек буе очкыч көтү

Уфа халыкара аланында Норильскига оча алмый пассажирлар өченче тәүлек җәфа чигә. Красноярск һава юллары компаниясе кергән Airunijn альянсының Башкортстандагы вәкиле Андрей Петров сүзләренә караганда, Норильский-Уфа очкычы һаман да булса килмәгән, шуңа очу кичектерелә. Сәбәбе — ягулык проблемасы туу белән бәйле. Норильскига билет алган 164 пассажирның 90ы һава аланындагы кунакханәгә урнаштырылган, алар тәүлегенә өч тапкыр аш белән тәэмин ителә. Уфадан булган калган пассажирлар өйләренә кайтарып җибәрелгән. Аларның билетлары кире кабул ителми.

Уку мизгеле якынлаша

Яңа ук мизгеленә санаулы көннәр калып бара. Мәгарифтә соңгы чорда борчылыр нәрсәләр күбәя. Шуларның берсе — милли компонентның бетерелүе булса, икенчесе яңа уку елыннан балалар санына карап түләү кертелү. “Күк бүре” исемле башкорт оешмасы милли компонент бетерелүгә каршы пикет үткәргән иде. Аның резолюциясе Русиянең Мәгариф министрлыгына җибәрелде. Министрлыктан шушы көннәрдә җавап алынган. Анда республикаларда дәүләт телләрен укытуның җирле кануннар белән көйләнүе әйтелгән. Федераль канунга Русия халыклары телләрен мәгарифтә куллану керүе, аны концептуаль чишү юллары каралуы әйтелгән.

Кино көне

27 август - Русиядә кино көне. Уфаның “Ватан” исемле кинотеатрында бу көн уңаеннан чаралар узды. Республикага Киномобиль килде. Ул заманча кино күрсәтү, концерт-тамашалар оештыру һәм башка мөмкинчелекләргә ия җиһазлар белән тулы махсус машина. Ул Чишмә районы халкына үзенең мөмкинчелекләрен күрсәтте. Бу киномобильнең хакы 3 миллион сум тирәсе. Әлеге чара аны рекламалаудан гыйбарәт булды.
XS
SM
MD
LG