Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 04:53

Шанхай оешмасы Көньяк Осетия тирәсендәге хәлгә борчылу белдерә


Шанхай Хезмәттәшлек Оешмасына кергән илләр Көньяк Осетия тирәсендәге хәлгә каты борчылу белдерде. Оешманың уртак карарында, яклар арасындагы каршылыкны сөйләшүләр юлы белән хәл итергә чакыру кертелгән.
Бүген Дүшәмбе каласында Шанхай Хезмәттәшлек Оешмасы җыены үтте. Бу төркемдә Русия һәм Кытай әйдәп баручы илләр дип санала. Оешмага тагын Таҗикстан, Үзбәкстан, Казахстан һәм Кыргызстан керә. Сөйләшүләрнең төп темалары – төбәктәге иминлек һәм икътисади хезмәттәшлек мәсьәләләре.

"Маяк" радиосы хәбәр иткәнчә, оешмага керүче илләр 6 мәтдәдән торган Көньяк Осетиядә тынычлык урнаштыру планына, "Русиянең бу төбәктә тынычлык урнаштыру көч буларак актив роль уйнаганына" теләктәшлек күрсәткән. Бу сүзләр Таҗикстанда бара торган саммитның ахыргы карарына кертелгән.

Бу документта Грузиягә карата каты белдерүләр юк, дип билгеләп үтә агентлыклар. Оешмага кергән илләр, Көньяк Осетия белән Абхазиянең мөстәкыйльлеген тануга бармады. Шанхай оешмасына кергән дәүләтләр территориаль бөтенлек принцибын яклавын белдерә.

Оешма саммитында күзәтүче статусында булган Иран Президенты Мәхмүт Әхмәдинеҗад та катнашты.

XS
SM
MD
LG