Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама президентлыкка рәсми нәмзәт итеп күрсәтелде


Барак Обама АКШ демократлар фиркасе исеменнән рәсми төстә президентлыкка нәмзәт итеп күрсәтелде. Обама АКШның күпчелек фиркасе президент урынына көрәштә теләктәшлек күрсәткән беренче кара тәнле нәмзәт булды. Элегрәк, Обаманың демокралар фиркасендәге көндәше булган Хилари Клинтон да, фирканең корылтаенда чыгыш ясап, аңа тавыш бирергә өндәде.
Нәмзәт итеп күрсәтелгән Обама бүген, Мартин Лютер Кингның “ Мин хыялланам” дигән мәшһүр чыгышының 45 еллыгы тулган көнне, җавап сүз белән чыгарга тиеш.
XS
SM
MD
LG