Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 05:57

Соңгы елларда өлкән буын шагыйрьләр яшьләргә игътибарны арттырдык диләр. Шуны дәлилләп ел саен яңа өметле шагыйрь таба торалар. 19 яшьлек Рүзәл Мөхәммәтшин шундыйлардан.

Рүзәл Мөхәммәтшин – Кукмара районы егете. Татар дәүләт педагогика университетының татар филологиясе факультетының 3 курс студенты.
Рөстәм Исхакый. Әдәбиятка ничек килеп кердең, кайчаннан иҗат итәсең?
Рүзәл Мөхәммәтшин. Иҗат белән мин шактыйдан шөгыльләнәм. Ләкин һәммә язган әйберләрем аерым
Татарстан язучылар берлегендә
бер вакытка кадәр үзем өчен генә булдылар, тышка чыкмадылар. Ничектер Рәдиф ага Гаташ безнең уку йортына килгәч, аңа иҗат җимешләремне тәкъдим иттеләр һәм ул аларны яхшы дип бәяләде. Шуннан мине үзе яныннан ерак җибәрмәде, бу егеттән шагыйрь чыга диде. Безнең гаиләдә дә китапларга мөнәсәбәт яхшы булды. Шуның тәэсире белән мин бер көнне язырга утырдым. Әлбәттә, аларның бүгенге караштан чыгып караганда шигырь дип атавы авыр инде. Сүзләр җыелмасы, шулай әйтсәк дөресрәк булыр. Вакыт узды, мин яза тордым. Башка кешеләр тарафыннан “бәяләр” дә үсте.
Рөстәм Исхакый. Илдәге тигезсезлекме, мәхәббәтме…нәрсә сине борчый һәм каләм тотарга этәрә?
Рүзәл Мөхәммәтшин. Гомумән, бөтен нәрсә борчый. Миңа кагыламы ул, кагылмыймы, барсыда каләм алырга этәрә. Әлбәттә, һәрбернәрсәгә минем үз карашым һәм шигырьләремдә мин аны чагылдырырга тырышам. Шигырь ул – күңел халәте. Утырганда ниндидер хисләр шаукымы ташып чыгалар һәм мин аларны бары тик кәгазьгә генә төшерәм. Зөлфәт абый Хәкимнең шундый сүзләре бар, талант ул – бүләк түгел, талант ул җәза дип әйтә ул кайсыдыр әсәрендә. Менә монда мин күбрәк аның белән килешер идем. Мин язасы килгәнгә язмыйм, мин кирәк булгага да, үземне күрсәтер өчен дә язмыйм. Мин яза алмыйча торып булмаганга язам!
Рөстәм Исхакый.
Иҗат җимешләрең күпме инде?
Рүзәл Мөхәммәтшин. Шактый.
Рөстәм Исхакый. Нинди стиль бу, күбесе шигырьләрме?
Рүзәл Мөхәммәтшин. Әйе, шигырьләр инде. Соңгы вакытта прозага да кереп киткән идем. Ул стильдә дә үземне сынап карадым. Дөрес алар әле каралама вариантта яталар. Гомүмән алганда мин шигырь язучы.
Рөстәм Исхакый. Республика матбугатында шигырьләрең басыламы?
Рүзәл Мөхәммәтшин. Әдәбиятка чагыштырмача соң килдем. Ләкин шуңа да карамастан “Ватаным Татарстан”, “Мәдәни җомга”, “Мәгариф” газеталарында берничә шигырем басылды. Бу республика матбугаты, әле район газесы да бар бит, анда да иҗатым күренде.
Рөстәм Исхакый. Үзеңнең китапчыгың да чыгарга мөмкин диделәр, бу хак сүзләрме?
Рүзәл Мөхәммәтшин. Әйе. Каралама рәвешендә инде ул әзер, китап итеп бастыруларын көтәсе калды. Мин уйлаганча булса, ул 3 өлештән торачак. Алар хронологик тәртиптә төзелә, беренчесендә авыл чорының яхшыраклары керде. Икенчесе Чаллы чоры, өченчесе Казандагы уй-кичерешләр. Ел ахырына таба дөнья күрер дип ышанам.
Рөстәм Исхакый. Нинди халәттә шигырьләр туа?
Рүзәл Мөхәммәтшин. Юксынган вакытта, депрессия булганда күбрәк языла.

XS
SM
MD
LG