Accessibility links

“Тәртиб-FM”не кем япты?


“Тәртиб-FM” радиосы эфирдан китте
“Тәртиб-FM” радиосы эфирдан китте

Казанда җәй башында сынау өчен эфирга чыккан “Тәртиб-FM” радиосы эфирдан китте. Кем гаепле?

Казанда яшәүче шул радио вәкиле Камил Бикмөхәммәтов, радионың көндәше “Татар радиосы” җитәкчесе Алмаз Миргаязов һәм шәхси газета тотучы Илфат Фәйзрахманов, Русия элемтә күзәтүенең Татарстан бүлегеннән Салават Садретдинов бу вакыйганы төрлечә бәяли.

Затлы радио иде, ди Илфат Фәйзрахманов

Татар телендә берничә эфир дулкыны эшләүгә карамастан, күпләрнең рухи мәнфәгатьләре, теләкләре тулысынча канәгатьләндерелмәгән. “Бу радио ике ай эчендә шактый тыңлаучы тапты. Радио республикабызның барлык районнары ишетсен, бөтен дөньяга интернет челтәре аша таралсын иде, дип теләдем. Ул чын сердәшчебезгә, дустыбызга әйләнде. Чөнки ретро җырларны әйләндерүче радиостанцияләребез юк дәрәҗәсендә иде, шуңа да ул радио күптәннән кирәкле, тансык иде”, ди Илфат Фәйзрахманов. Ул радионы рәсми аңлатмасыз гына тыеп куюларын әйтә. Фәйзрахманов элек "Дулкын" радиосы ябылуга да борчылган. "Тигез көндәшлек юк", ди ул.

Камил Бикмөхәммәтов көндәшләре кулын сизә

Радионы оештыручылар арасында Камил Бикмөхәммәтов тә бар. “Татар халкы яратып өлгергән радиога теш кайраучылар, көнләшүчеләр булуы сизелә иде. Алар “Барс - Медиа” ширкәте җитәкчелеге ягыннан да сизелде. “Яңа гасыр” радиосы хуҗасы Илшат Әминов тарафдарлары да без пәйдә булуга ризасызлык күрсәтте”, ди ул.

87.8 FM ешлыгында таралучы радио сынау эфирында ярты ел дәвам итәр, дип өметләнгәннәр. Мәскәү лицензияне рәсмиләштерүгә каршы тагын юк-бар сәбәпләр тапмаса, әлеге радионы халык ишетәчәк. Камил Бикмөхәммәтов: “Дулкынны алачакбыз, безгә бу эштә Татарстан хөкүмәте дә ярдәм итәр дип өметләнәбез”, дип ышана.

“Татар радиосы” гаебе юк, ди Алмаз Миргаязов

Казандагы рейтинглы “Татар радиосы” “Барс - Медиа” ширкәтләр төркеменә керә. Аны күпләр “Тәртиб-FM” көндәше итеп күрә. Бу радио җитәкчесе Алмаз Миргаязов, шикләнүләрне урынсыз дип саный. “Марат Ибләминjв белән күптән таныш, дус без. Ул “Тәртиб-FM” радиосын халыкка хезмәт итүче проект итеп ачарга теләде. Аны “социаль формат”, дип атап була. Ә без коммерцияле форматта эшлибез. Безгә дә кемдер ярдәм итеп тормый, шәхси көчләр белән эшлибез. Шуңа күрә, “Тәртиб-FM” безгә көндәш түгел, киресенчә дус кына. Радио барыбер лицензияне алыр, дип өметләнәм. Кемдер әләкләгәндер, аларга махсус зыян салгандыр дип уйлау, урынсыз”, ди Миргаязов.

Салават Садретдинов радио канунны бозган мени, ди

Русия элемтә һәм мәдәниятне саклау күзәтүенең (Россвязьохранкультура) Татарстан бүлегеннән Салават Садретдинов бу вакыйганы күпертелгән вәзгыять, дип атый. “Мин ялда. Бүген исә интернеттан укыдым. Сәяси заказ белән чиновниклар радионы япкан”, диләр. Бу журналистлар, ник шулай кылана? дип сорый ул. Акны кара дип тә язып була мени, ди ул.

"Ачылмаган радионы ябып буламы? Элемтә хезмәтенә дә, тапшырулар алып барырга да аларның рөхсәте юк иде. Ешлыклардагы сигналларны тикшереп карау гына, ешлык тапшыру аппараты булу, ул радио ачу түгел бит әле", ди элемтә кырындагы канун сакчысы. "Ә Марат Ибләминов авызыннан, 2 ай буе эшләдек, дип интернетта язалар. Канун бозуын үзе үк таныймы?” ди ул. Салават Садретдинов, алай булса, “Тәртиб-FM” проекты гамәлдәге кануннарны бозып "эшләп утырган" килеп чыга, дип саный.

XS
SM
MD
LG