Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә Кол Гали һәйкәле чынлап та ачылачак


Әмма кайда: шәһәр үзәгендәме – әллә читендәме? Соңгы арада шул турыда бәхәсләр куера башлады.

Югыйсә, өлкә башлыгы Сергей Морозов нәкъ үзәктә – Совет урамында урын билгеләгәч, бу карарны тиешле комиссияләр дә раслаган иделәр.

Җирле автономиянең апрельдә узган соңгы корылтае делегатлары һәйкәл булачак урында куелган зур таш янында митинг та уздырганнар иде. Тик соңгы арада башка фикер алга сөрелә: имеш, һәйкәл шәһәр читендәге “Октябрь” исемле кинотеатр янында булырга тиеш. Бу яктан шәһәр мэры Сергей Ермаков аеруча зур тырышлык күрсәтә.

Аңа ярдәмгә “В. И. Ленин ватаны” дигән музей-тыюлык директоры Александр Зубов та алынды. “Симбирский курьер” газетасында аның өлкә үзәге җитәкчелегенә юнәлтелгән “Шәһәр халкына аңлатырга тиешсез” дигән “ачык хаты” басылып чыкты. Башта ул Владимир Ульянов яшәгән чор күренешен бозучы биек-биек йортлар үрчүенә борчылу белдерә.

Хәер, монысы – сүз башлау өчен генә. Хатның төп мәгънәсе – шәһәрнең нәкъ үзәге дип саналучы урында яңа һәйкәлләрнең барлыкка килүе 20 гасыр һәйкәлләренең абруен төшерә. Бу яктан Зубов әфәнде сүзләрендә хаклык та бар кебек. Бик күп шул һәйкәлләр шәһәрнең Яңа Венец дип аталган иң гүзәл урынында: әлбәттә инде биниһая зур Ленин, аның атасы Илья һәм анасы Мария – аерым-аерым, Карл Маркс, Сембер язучысы Иван Гончаровның 2 һәйкәле, 1918-елгы кызыл каһарманнар, Сембер губисполкомы рәисе Гимов, Интернациональ полк хәрбиләре, 1918 елда Семберне “азат иткән” кызыл армиячеләргә багышланган мәңгелек ут, Ульян каласының мактаулы гражданнары стелласы, Беслан фаҗигасендә һәлак булган Дмитрий Разумовскийның биниһая зур һәйкәле, Карамзин скверы, Укытучы һәйкәле, урыс телендә киң таралуына карамастан, кампитыр тарафыннан танылмаган - башында ике нокталы Е хәрефе һәм башка-башкалар…

Болар барысы да Яңа Венецта. Ә Кол Гали һәйкәлен хәстәрләүчеләр бу урынга омтылмыйча, бары тик аннан ерак түгел Совет урамын гына сайлаганнар иде. Шагыйрь Языков йорты һәм Пушкин һәйкәле янәшәсендә.

Александр Зубов хатының төп мәгънәсе һәм максаты – “беркемгә дә мәгълүм булмаган Кол Гали” һәйкәлен үзәктә түгел – шәһәр читенә урнаштыру. Хаттан бер өзек менә ничек яңгырый: “13нче гасыр шагыйренең берничә гасыр соңрак Богдан Хитрово тарафыннан салынган шәһәргә нинди мөнәсәбәте бар соң? Ни Чабаксарда, ни Самарда, ни Пензада, ни Саранскида булмаган һәйкәл нигә соң Ульянда булырга тиеш? Сораулар күп, әлегә шушы ике сорау белән генә чикләник”, дип яза Зубов әфәнде. Хат менә ничек тәмамлана: “Сезнең бу сорауга җавап бирмәвегез дә мөмкин, ә шәһәр халкына аңлатып бирү – сезнең бурыч.”

Кыскасы, нәкъ Кол Гали һәйкәленә каршы язылган ачык хат шәһәр мэрының йөрәгенә бал да май гына түгел – шәһәр халкын бу омтылышка каршы кую да булып чыга.

Рәхмәт “Симбирский курьер” газетасының мөхәррире Геннадий Якимчевка: ул “Болгар яңарышы” һәм “Туган тел” оешмалары исеменнән җавап хатын да дөньяга чыгарды. “Мы также сообщаем”… дип аталган, тулы диярлек бер сәхифәне биләгән язмадан берничә кыска мәгълүмәт аның төп мәгънәсен аңлата аладыр.

“2008-ел ЮНЕСКО тарафыннан Кол Гали елы дип иглан ителде. “Йосыф китабы” 1839-елдан алып 80 мәртәбә нәшер ителгән. Аның 200дән артык кульязма нөсхәләре дөньяның төрле музейларында саклана. “Йосыф китабы” Ветхий завет белән аваздаш. Риваятьләр буенча, Кол Гали бүгенге Ульян өлкәсенә кергән Ундоры – Ун дару касабасыннан көньяктарак урнашкан байтак Болгар шәһәрләренең берсендә туган. Йосыф китабы нигезендә якташыбыз Ринат Харис язган либретто буенча куелган балет Русиянең Дәүләт премиясенә лаек булды”. Һәм башка шундый мөһим мәгълүмәтләр…

Язмада Зубов тырышлыкларының асылын аңлатучы бер мизгел аеруча игътибарга лаектыр: “Россвязьохранкультура” дигән оешманың Ульян өлкәсе буенча идарәсе белдерүенчә, “Ленин ватаны” дигән музей-тыюлыкка мәдәни мирасны саклау буенча бернинди дә вазифалар йөкләнмәгән. Димәк, Зубов әфәнде кычытмаган җирен кашый булып чыга.

Шул ук вакытта шәһәр мэры Ермаков бер очрашуда: “Мин губернатор карарына каршы түгел, әмма моңа тыюлык директоры Зубов ризалыгын алырга кирәк”, дигән иде. Димәк, шул ук Зубовның шул ук Ермаковка Ачык хат белән чыгуы – үзара килешү нигезендә һәйкәлгә каршы оештырылган провакациядәй кабул ителә ала.

“Симбирский курьер”да басылган бу хаттан тыш, Зубовның үзенә дә барырга туры килде. Ләкин ул диктофонга берни дә әйтмәячәген белдерде. Минем фикер – ачык хатта, дип кенә чикләнде.

Зубов янына шулай ук хокук яклаучылар оешмасы вәкиле Мөнир Насыйров та барган һәм шәхси хат тапшырган. Бу хатта Зубовның кемгә ничек хезмәт итүе турында ике сорау да бар: “Бихисап биналар хәтер тактасына лаек булганда, архитектура һәйкәле булып танылган Акчуриннар мәчете нилектән андый тактага да лаек булмады? Бу һәйкәлне хосусилаштырып җимерек хәлгә төшергәндә сез кайда идегез һәм нигә каршы тормадыгыз?”, ди ул.

Тик мондый сорауларга да җавап юк. Француз де-Костюньның “Русиядә кануннарның күплеге һәм катылыгы - аларның үтәлмәве белән каплана”, дигән 1838 елгы гыйбарәсе бүген дә заманча яңгырый кебек.

Шулай да, шәһәр читендә булса да, Кол Гали һәйкәле “Октябрь” кинотеатры бинасы янында үктәбер аенда ачылыр, дип көтелә.

Ә менә Сембер каласына нигез салучы дип саналган Богдан Хитрово һәйкәле бернинди тавыш-тынсыз 1 сентябрьдә ачылды да куйды. Кол Гали һәйкәле халык акчасы һәм Татарстан бюджеты хисабына хәстәрләнсә, бывший татарин Богдан Хитрово һәйкәле өлкә бюджеты хисабына. Димәк, өлкә халкының 12 % тәшкил иткән татар хисабына да.
XS
SM
MD
LG