Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадагы Ислам университетында – тантана


Уфадагы Русия ислам университетында истәлекле вакыйга булды.

Атнакич көнне биредә чыгарылыш сыйныф шәкерт-талипларга дипломнар тапшыру тантанасы үтте. Уфадагы атаклы “Галия” мәдрәсәсенең дәвамчысы булган уку йорты ул - Русия Ислам университеты. Тантанада чыгыш ясаган Башкортстандагы Үзәк диния нәзараты рәисе, баш мөфти Тәлгать Таҗетдин сүзләренчә, Уфа Ислам университеты “Галия” мәдрәсәсенең данлы традицияләрен бүген дә дәвам итә.

Моңа ул бик күп дәлилләр китерде. Әле биредә читтән торып 600ләп кеше белем ала һәм көндезге укуда 100 дән артык шәкерт шөгыльләнә. Алар дини белем генә алып калмый, ә дөньяви фәннәрне дә төпле өйрәнә.
“Биредә белем алып чыккан шәкертләрнең байтагы чит илләрдә дә белемен камилләштерә”, диде Тәлгать Таҗетдин.

Русия Ислам университеты Башкортстандагы дини уку йортлары арасында иң абруйлысы һәм югары дәрәҗәлесе. Хәзер аңа махсус программага ярашлы Башкортстан дәүләт педагогия университеты да һәрьяклап, шул исәптән, мөгаллимнәр белән дә ярдәм итә.
XS
SM
MD
LG