Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Себер түләмәсе” зәхмәте аяктан ега


Башкортстанның Яңавыл районында “Себер түләмәсе” чирен йоктырган кешеләр хастаханәдә дәвалану үтә.

Башкортстанның кулланучылар хокукларын яклау оешмасы вәкилләре белдерүенчә, әлеге зәхмәтнең билгеләре 10 кешедә табылган. Чир аларга “себер түләмәсе” вируслары булган ат итеннән эләккән дип раслана. Яңавыл районының “Маяк” хуҗалыгында бер гаиләдә атны суйганнан соң, аның итен аерым кешеләргә дә сатканнар, хуҗалык ашханәсенә дә тапшырганнар.

“Хәтта бу ит Уфага да, Казанга да җибәрергә өлгерелгән”, ди Роспотребнадзорның Башкортстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Нәсимә Кучимова.

Шулай итеп, Башкортстанда “себер түләмәсе” чире тагын да килеп чыкты. Соңгы тапкыр бу зәхмәт өч ел элек республиканың Гафури районында ачыкланган иде. Ул чакта да аңардан берничә кеше зарарланып өлгерде һәм хастаханәләрдә дәвалану үтте.
XS
SM
MD
LG