Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 20:50

Быел июль аенда Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәре янында, кайчандыр Себер ханлыгының башкаласы Искер булган урында “Искер-Җыен” дип исемләнгән фестиваль булып узды.

Бу чараның төп оештыручысы “Мирас” оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова шушы урында мәчет салу хыялы белән яши.

Әлеге фестивальдән соң ике айга якын вакыт узып китте. Бу вакыт эчендә нинди дә булса үзгәрешләр, алга китешләр булганмы, кыенлыклар тумаганмы? Бу сорауларны шушы көннәрдә генә Искер җирендә мәчет төзү өчен уңайлы һәм җыйнак проект эзләп, Омскига килеп чыккан Луиза Шәмсетдинова алдында кую мөмкинлеге туды.

Үзләренең соңгы вакытта башкарган эшләре хакында Луиза ханым болай диде: “Узган ел без Искер булган урында 1,5 гектар җирне арендага алган идек. Анда мәчет салу өчен тикшерү, үлчәү, исәпләү һәм төрле геологик эзләнүләр алып барылырга, мөмкин булганда мәчет салырга рөхсәт бирелергә тиеш. Без бу эшләрне башлап җибәрдек. Кайбер урыннанрдан рөхсәт алуга да ирештек.”

“Мирас” оешмасы активистлары татар тарихы белән бәйле булган урыннарны саклап калу белән бервакытта, кайбер танылган шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерү өстендә дә эш алып баралар. “Бу юнәлештә дә берникадәр уңышлар булды, ханбикә Сүзгегә истәлекле билге проекты өстендә эш бшланды. Андый проект өстендә берничә кеше эшләде. Инде проектлар комиссиягә тапшырылды. Шунсы кызык, бер-берсенә бәйле булмаган кешеләр охшаш фикер йөртәләр икән. Проектлар бер-берсенә бик охшаганнар. Комиссия аларның иң уңышлысын сайлап алырга тиеш”, ди Луиза ханым.

Искер шәһәре булган урынны төрле илләрдә яшәүче мөселманнарны җәлеп итәрлек туристик объектка әйләндерү хакында уйлылар “Мирас” оешмасы активистлары. Моның өчен биредә мәчет тә, туклану урны да, кунакханә дә төзелергә тиеш. Алар мөселманча эшләнгән, хәләл ризык белән тәэмин ителгән булырга тиеш, диләр активистлар.

Луиза Шәмсетдинова
Луиза ханым үзенең зур шатлыгы белән дә уртаклашты. Искер шәһәре булган урында Тубыл галимнәре археологлары казу эшләрен башлаганнар. Алар инде Алтын Урда елларында басылган тәңкәләр тапканнар. “Бу бит Искерның яше 600-700 елдан да олы булу ихтималын исбатлый”, ди Луиза ханым. Дөрес, әлегә тәңкәләр төгәл өйрәнелмәгән, күпмедер көтәргә кирәк”, ди ул.

Табылган тәңкәләрне тикшергәннән соң, галимнәр Искернең кайсы гасырларда төзелгән булуы турында төгәл мәгълүматълар бирерләр, әлбәттә. “Без дә үзебезнең дөрес тарихыбызны белергә, киләчәк буынга язып калдырырга тиешбез”, ди Луиза Шәмсетдинова.

Шулай итеп, “Мирас” оешмасы тәкьдим иткән, хәтта күпләргә хыял булып тоелган проектларның кайберләренең тормышка ашулары да ихтимал. Әлбәттә бу эшләр зур чыгымнар таләп итә. Ярдәм сорап Русия Думасына да, шәһәр хакимиятенә дә, Татарстан президентына да мөрәҗәгать иткәннәр “Мирас” активистлары. Алынган җаваплар өметлеләр. “Башкарылган эшләрнең нәтиҗәләренә карап, акча җибәрелергә тиеш”, ди Луиза ханым.

Әлбәттә барлык эшләр дә җиңел генә башкарылмый. Төрле проблемалар, авырлыклар очрамый калмый. “Аларны җиңәргә, куелган максатларга ирешергә кирәк”, ди Луиза ханым.

Ул Искер шәһәре булган урынга куелган ташның алып ташлануы, рәшәткәләрнең куптарылып ташлануы хакында борчылып сөйләде. “Әмма бирешмибез, ташны эзләп табып, урынына куябыз, рәшәткәләрне төзәтәбез. Дусларыма, ярдәм күрсәткән кешеләргә, теләктәш татарларыма рәхмәт. Алар алдында баш иям. Ниятләгән эшләребезне башкарып чыгарбыз, алла бирсә”, ди Луиза Шәмсетдинова.

XS
SM
MD
LG