Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:09

Карадҗич гаебе турындагы сорауга җавап бирмәде


Босния сербларының элекке башлыгы Радован Карадҗич, Хаагта, халыкара трибуналда, гаебе турындагы сорауга җавап бирүдән баш тартты.

Җавап бирмәү, хокуки яктан, үзенең гаебен танымауга тиң дип санала.

Бүген Карадҗич, мәхкамәдә белдерелгән гаепләүләргә үзен гаепле санавы яки санамавы турында җаваб бирергә тиеш иде.

Карадҗичны Сребреницада 1995 елда геноцид үткәрү, Сараевны 43 ай буе комалышта тоту, милләткә карап үтерешләр һәм эзәрлекләүләр оештыруда гаеплиләр.

Карадҗич, бу мәхкамә эшен “фарс” дип атый һәм аны туктатырга чакыра. Карадҗич 13 ел буе диярлек халыкара эзләүдә булганнан соң, июль аенда Сербиядә кулга алынган иде.

XS
SM
MD
LG