Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 23:18

30 август соңгы елларда Татарстан республикасы бәйрәме һәм Казан шәһәре буларак үткәрелә.

Гадәттә бу көнне эшләмиләр, рәсми бәйрәм республика календаренең кызыл битләренә кергән. Татарстанны белгән кеше 30 августның мәгънәсен аңлый. Нәкъ шул көнне, 1990 елның 30 августында кичке сәгать 10 тирәсендә дәүләт шурасы республиканың мөстәкыйльлеге турында декларация кабул итте. Татарстан элекке автономияле статусыннан котылып, үз юлын үзенчә сайлаганнан соң, ниләр генә булмады. Мөстәкыйльлекнең дәрәҗәсе бер күтәрелде, бер төште. 1992 елның мартында референум үтте, шул ук елның нояберендә конституция кабул ителде. Ике тапкыр Мәскәү белән шартнамә төзелде.

Хокукый һәм матди ресурс, сәяси һәм тарихи якларын уйласаң, Татарстанның дәүләтчелеге һәм мөстәкыйльлеге Кавказдагы кечкенә республикалар белән чагыштырырлык түгел. Үзен ашатып, теләсә кемне үзе артыннан ияртерлек республика ул. Быел бәйрәмнең һәм мөстәкыйльлекнең никадәр мөһим икәнлеге ныграк күзгә ташлана. Башка елларда бу бәйрәмне Казан көне диебрәк атадылар, башка вакытта халыкны рәсми затлардан Дәүләт Шурасы котлый иде. Быел 30 август бәйрәме белән Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев котлады. Ул уйлап, үлчәп кенә булса да республика мөстәкыйльлегенең әһәмиятен, мәгънәсен аңлатты.


Кыскасы, иң зур бәйрәм, иң кызыклы чаралар шушы көнне үтә. Дистәләрчә урындагы җыр, бию, әдәби-иҗтимагый чаралар иртәнге 9дан кичке 10 кадәр дәвам итте. Быелы бәйрәм чаралары бигрәк тә бай. Иртән Казан ратушасында шәһәрнең мактаулы гражданнарын зурлау йоласы узды. Иртәнннән кичкә кадәр Кабан күле буенда “Иске татар бистәсе кунакка чакыра” концерты барды. Көндезге 12 дән кичкә кадәр Бауман урамында “Артистлар марафоны” барды. Кабан күлендә су өсте спорт чаралары, Камал театры бинасы каршындагы мәйданда “Уйнагыз гармуннар” һәм Габдулла Тукай бүләге исемендәге бүләге ияләренә шушы премияләр тапшыру үтте.

Яңа лауреатларга Миңтимер Шәймиев диплом һәм премияләр тапшырды. Тукай һәйкәле янындагы бакчада шигырь бәйрәме узды, “Хезмәт резервлары” стадионында спорт ярышлары гөжләде. Киров районындагы Петров паркында яңа спорт комплексы ачылды. Аңа боз сарае, фулбол кыры, йөгерү юллары һәм теннис кортлары керә. Көндезге 12 тулгач, меңъеллык мәйданында Кол Шәриф мәчетеннән ерак булмаган мәйданда химаячегә һәйкәл ачылды. Әсхат Галимҗанов һәм арбага төялгән бала-чагалар сурәте саф күңелле бай рухлы шәхеснең кешелеклелеген күрсәтеп тора. Шул Казан кирмәненең купер яны манарасы каршында Казанны яклаучыларга да һәйкәл куелачак.

Яңа ачылган католик чиркәве
Шул ук көнне Островский урамында, нәкъ баскет-холл янында өр-яңа мәһабәт чиркәү ачылды. Католиклар чиркәвенең бер дивары янында элекке Рим папасы Иоан Павел II сыны куелган. Элек Казанда католиклар чиркәве булса да, аны авиация институтының бер лабораториясенә әйләндергәч, бинаны кире элекке хәленә кайтарып булмады. Хәзер шәһәр үзәгендә менә дигән католик чиркәве ачылды. Беренче гыйбадәтне үткәрүдә Ватиканнан килгән католик руханилары, республика җитәкчелеге катнашты.

30 нчы августта татарларның күбесе Мәрҗәни урамындагы тарихи театральләштерелгән тамашаны карады, аннары Камал театры тирәсендә сәнгать бәйрәмен тамаша кылды. Казан администрациясе бу көнне бөтен дөньяны шаккатырыллык тамаша оештырды.

Казан Кирмәне һәм Үзәк стадион арасында зур сәхнә төзелде, Болак буйлап һәм Меңъеллык мәйданында машина хәрәкәте туктатылды. “Тынычлыкның яратылышы” дип аталган рок фестивальнең рухи эчтәлеген шәһәр башлыгы Илсур Метшинның дусты Андрей Макаревич уйлап чыгарган. Рок фестиваль көн уртасында башланып, төн уртасында гына тәмамлана. “Машина времени”. “Аквариум” төркемнәре, Земфира, Зөлфия Камалова, Паттин Смит, Тони Левин катнашкан бу тамаша төрле милләтләрнең, халыкларның аңлашып яшәвен зурлый. Гадәттәгечә, бәйрәм фейеверк белән тәмамлана. Тамашалар үткән мәйданнарда исерткеч эчемлекләр сатылмый. Бу көнне Казан метросы төнге бергә кадәр эшли.


Менә шушы бәйрәм шау-шулары, җыр-биюләр, сокланулар арасында республиканың язмышы, аның кайчан оешуы, кая баруы турында уйлаучылар булыр, әлбәттә. Шулай да, быелгы бәйрәм гадәти күңел ачу гына түгел. Кавказ яклырыннан сәяси төнен исләре килгәндә Татарстан үзен ничек хис итә соң? Милли хәрәкәт вәкилләре Осетия һәм Абхазиянең бәйсезлеген таныган Русия җитәкчеләренәкүз төбәп, тел тидерәләр.
Рәсми даирләләр бу көннәрдә халыкара дәрәҗәдәге мөһим чаралар үткәрә.

Әле генә Ислам дөньясы академиясенең конференциясе тәмамланды. Бөтендөнья татар яшьләр форумы делегатлары шәһәрнең төрле районнарында кунак булды. Пәнҗешәмбе кичендә алар өчен махсус оештырылган махсус концерт, чирәм хоккей стадионында үтте. Җомга кичендә исә яшьләр үзләренең сәләтләрен Камал театры сәхнәсендә күрсәттеләр.


Бераз гына моңлы һәм хәвефле көннәрдә үтә торган республика көнененең мәгънәсе үткән еллардагы романтика һәм киләчәк турында икеләнеп уйлануга кайтып кала. 1 сентябрьдә укучылар мәктәпләргә барганда, башка оешмалар бәйрәмнән соң ял итеп, хәл җыячак.

бәйле язмалар

XS
SM
MD
LG