Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда республика көне


Казан - Бүген Tатарстанда ресбуплика көне бәйрәме билгеләнде. Республика шәһәр-районнарында һәм авылларында көн уңаеннан төрле бәйрәм чаралары уздырылды.

Ил президенты Минтимер Шәймиев республика халкын Татарстан Республикасы көне белән котлады.

Президент котлау чыгышында күп милләтле Татарстан халкын Татарстан Республикасы хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән "Республика көне" белән котлады.

Татарстанда 1990 елның 30 августында, Татар Социалистик Совет республикасының дәүләт суверенитеты турындагы Деклорациясең кабул ителде. Әлеге тарихи документ белән республика халкының үз хокукы билгеләңән булды. Татарстан Республикасы Законы нигезендә, 1991 елдан 30 август республикада бәйрәм көн — Татарстан Республикасы көне дип билгеләнгәннән соң ил халкы һәр елны 30 августны зурлап бәйрәм итә.
XS
SM
MD
LG