Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Өмет"нең соңгы саны милли мәгарифкә багышланган


Хәер, бу гаҗәп тә түгел. Беренчедән, уку елы башлана, икенчедән, “Өмет”нең үз язмышы да ана теле хәлләреннән, аны саклап калучылардан тора.

Газетаның беренче сәхифәсе үк “Ана теленең киләчәге өметлеме?” дип аталган язмадан ачыла. Ул татар, чуаш, мукшы телләре укытучыларының август киңәшмәсе эчтәлеге белән таныштыра. Шул ук сәхифәдә татар теле укытучылары өчен махсус оештырылган сәяхәттән репортаж бирелә. Милли җанлы күренекле малтабар – Елга порты директоры Марат Якупов ярдәмендә Идел елгасы буйлап теплоходта узган бу чара онытылмас хәтирә булып калыр, диләр укытучылар.

Моңа Казан кунакларының сәяхәттә катнашуы да үз өлешен кертте: шагыйрә Флера Тарханова укытучыларны Бөтендөнья Татар конгрессының Рәхмәт хатлары белән шатландырды. Марат Әмирханов “Сөембикә” журналының иҗади планнары белән уртаклашты. Галимә Тәэминә Биктимерова милли рухны, ана телен саклап калуда хатын-кызлар роле турында тәфсилләп сөйләде.

Үзебезнекеләрдән исә Мәләкәстәге 22 нче мәктәп директоры Мөнирә Джумаева чыгышы аеруча гыйбрәтле яңгырады. Быел мәктәпне тәмамлаган барча укучылар да белемнәрен Югары уку йортларында дәвам итәчәкләр. Шуңа якын күренеш өлкә үзәгенең 91мәктәбендә дә. Аның директоры Әлфия Абутдинова әйтүенчә, мәктәпне тәмамлаган 32 егет-кызларның 21 югары уку йортларына кергәннәр.

Бу ике мәктәп арасында аерма да бар. Мәләкәстә укучыларны сайлап алалар – теләүчеләр бик күп, ә бина кечкенә. Ә 91 мәктәпкә балалар чакыру турында “Өмет”нең бу саны игълан биргән. Шулай ук биредә укытучыларга да кытлык икән: фихкультура, физика, музыка, география укытучылары таләп ителә. Хәер, аннан да күңелле хәбәр бар: китапханә өчен бүлмә биргәннәр.

“Өмет”нең икенче сәхифәсендә үрнәк укытучалар турында ике язма бирелгән. Яңа Малыклы районы Зирекле куак авылы мәктәбе укытучысы Гөлфирә Сибгатуллова коллегасы физкультурник Ринат Сафинның үрнәк алырлык эш нәтиҗәләре белән таныштыра. Ульянов районының катнаш халыклы Бирючевка авылы мөгаллимәсе Лилия Айнуллова урыс мөхитендәге мәктәптә татар рухын күп еллар буе саклап килүче Фәридә Молоткова эшчәнлеге белән таныштыра.

Хәер, Фәридә ханым җепшеклек чорыннан ук төрле сәнгать фестивальләрендә укучылары һәм үз балалары белән катнашуы аша Сембер татарына күптән таныш. Ә бу язма - аның ана телен дә саклап калу буенча тырышлыклары белән таныштыра.

“Өмет”тә шулай ук укытучылар белемен камилләштерү институты хезмәткәрләре Фәрит Хәйруллинның “Фидакарь мөгаллимнәр”, Наҗия Нурмөхәммәтеваның “Милли тәрбиягә ни җитә?” дигән язмалары бирелгән.

Газетаның “Фикерләр” дигән тупланмасы да игътибарга лаек. Мәскәү министры Фурсенконы БДИ нәтиҗәләре канәгатьләндермәгәнгә, ул белем бирү сыйфатын яхшыртырга кирәк, дип уйлый икән. Ә өлкә башлыгы Сергей Морозовны укучылар санының 40 меңгә кимегәнлеге һәм укытучыларның белеме сай булуы борчый. Аларга аттестация узарга кирәк, дигән Сергей Иванович.

Миңтимер Шәймиев фикерен исә тулаем китерәбез: “БДИ нәтиҗәләренең түбән булуында татарлыгыбыз гаепле, дип баш ваткан идем. Юк икән бит. Рус мәктәпләрендә белем алучылар да рус телен белмиләр икән”.

“Өмет”тән тагын берничә кыска хәбәр. Губернатор Сергей Морозов иҗтимагый эштә активлык буенча иң шәп укучылар белән очрашкан. Укучылар Коллегиясенең яңа президенты булып Мәләкәс районы Мулловка (Мулла иле) авылы мәктәбе укучысы Лилия Ибраһимова сайланган.

Өлкә үзәге башлыгының Социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Иван Мельников милли мәгариф мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырган. Анда өлкә үзәгенең “элитный” дип аталган 5 мәктәбендә дә, факультатив формасында гына булса да, татар телен дә искә алу турында татар автономиясе җитәкчелеге сүз кузгаткан. Ләкин Мельников әфәнде анык җавап бирмәгән.

Яңа Малыклы районы Иске Төгәлбуга авылында Горячев вакытларыннан ук җимерелергә әзер, өлкә буенча иң иске мәктәп бинасы иде. Ниһаять, быел бу авыл балалары да яңа бинада укыячаклар. Аны ачу тантанасына Татарстанның Юстиция министры, шушы районда туып үскән Мидхәт Корманов та чакырулы.

Мәләкәстә күптән инде Гөлнара Сафиуллина Шәрык биюләре түгәрәге алып бара. Бу шәһәрдә һәр зур чара шушы түгәрәк чыгышлары белән бизәлә. Гөлнара ханым тырышлыгы белән биредә Иделбуе федераль округы күләмендә Шәрык биюе фестивале булачак. Бу чарага мәскәүлеләр дә чакырулы.
XS
SM
MD
LG