Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 17:39

Анбарда иминлек саклау гыйракларга күчте


Гыйракның Анбар виләятендә иминлек саклау эше АКШ хәрбиләреннән Гыйрак көчләренә күчте.

Иминлек саклауны тапшыру виләять башкаласы Рамадида тантаналы төстә оештырылды.

Хәзер Гыйрактагы 18 виләятьнең 11-ендә иминлекне Гыйрак көчләре саклый.

АКШ көчләре үз ныгытмаларына кайтарыла һәм андагы хәрби чараларда бары тик виләять башлыгы соравы белән генә катнашачак.

Анбар виләяте сөнни сугышчылар АКШ хәрбиләренә иң нык каршылык күрсәткән төбәкләрнең берсе иде.

XS
SM
MD
LG