Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 15:20

“Азатлык” радиосына һәм аның хәбәрчеләренә иң күп сыек чыбык кемнән эләгә дисәгез, ул Әнүрбәк Гобәйдуллин булыр. Аны без Яшел Үзәннән дип тә, Чаллыдан да, Үзбәкстәннән дип беләбез.

Римзил Вәли. Радио тыңлаучылар арасында төрле кешеләр бар. Алар арасында һәр әйтелгән ялгышка, онытылып калган һәр темага зур игътибар биреп, редакциягә шалтыратып, тәнкыйтьләп торучылар да очрый. Бу кешеләр милләт язмышына битараф түгел һәм алар радиога да бик игътибарлы. “Азатлык” радиосына һәм аның хәбәрчеләренә иң күп сыек чыбык кемнән эләгә дисәгез, ул Әнүрбәк Гобәйдуллин булыр. Аны без Яшел Үзәннән дип тә, Чаллыдан да, Үзбәкстәннән дип беләбез.

Иң мөһиме, ул “Азатлык” радиосын тыңлый. Ул радио тапшыруларны никадәр тәнкыйтьләсә дә, бу фикерләргә игътибар итми мөмкин түгел. Чөнки алар иң актуаль темаларга багышланган була. Кызганычка каршы, мондый шәхесләр журналистлар арасында да, тыңлаучылар арасында да еш очрамый. Без бүген мәгълүмат һәм бүгенге көн, милләт һәм “Азатлык” радиосы дигән темага сөйләшәбез. Бу әңгәмәдә радио тыңлаучы Әнүрбәк Гобәйдуллин, журналист Амил Нур катнаша, сөйләшүне Римзил Вәли алып бара.

Әнүрбәк абый, яшегез түгәрәк кенә кебек күренә, сез ничәнче елгы?

Әнүрбәк Гобәйдуллин. Кырык икенче елгы мин. Кукмара районының бер авылында тудым, колхозда эшләүче булмагач, минем апалар гына иде. Хатын-кызның эшен санау юк иде. Мәсәлән, ир-атларга тракторда механизатор булып эшләгән өчен бер таяк, хезмәт-көн язсалар, хатын-кыз, таңнан торып, бөтен кул эшләрен эшләп, бер таякка өчәр көн эшләргә тиеш иде. Шушы шартларда без Ташкентка күчергә мәҗбүр булдык.

Римзил Вәли. Озак тордыгызмы анда?

Әнүрбәк Гобәйдуллин. Анда кырык елдан артык тордык. Монда кайтканга унбер ел.

Римзил Вәли. Татарстанга кайткач, нинди эшләр белән шөгыльләндегез?

Әнүрбәк Гобәйдуллин. Кайткач, автобуслар төзәтә торган җирдә слесарь булып эшләдем, аннан пенсияга чыктым. Пенсиямә канәгать булып яшим.

Римзил Вәли. Үзбәкстәндә торганда да, Кукмарадан киткәндә дә татарлык, милләт дигән нәрсә турында ул вакытта уйлау гадәте булмагандыр? Сез ничек татар булып яшәдегез?

Әнүрбәк Гобәйдуллин. Үзбәкстәнгә киткәндә татарлык дигән нәрсә юк иде. Ташкентка килгәч, укый башладым. “Шура”, “Сәнәк” һәм башка милли журналларны карадым.

Амил Нур. Революцияга кадәр булган “Шура” турында сөйлисезме? Гарәп шрифтында булганымы?

Әнүрбәк Гобәйдуллин. Әйе.

Амил Нур. Ул Үзбәкстәндә тыелмаган иде.

Әнүрбәк Гобәйдуллин. Архивта алып укыдым мин аны.

Римзил Вәли. Татарлык шул вакытта уяндымы?

Әнүрбәк Гобәйдуллин. Әйе, шул вакытта. Уфада чыгучы “Сәнәк” журналында бастырылган бер әңгәмә истә калган. Бер башкорт өенә радио алып кайткан. Аннары кире алып бара. “Абзый, нигә кире алып барасың?”. “Урысча сөйли, шуңа күрә кире алып барам”.

Римзил Вәли. Татарча сөйли торган радионы кайчан таптыгыз һәм нинди радио иде ул? Ничек тыңладыгыз?

Әнүрбәк Гобәйдуллин. Татарча “Азатлык”ны тыңлыйлар иде. Мин дә аны тыңладым, үзбәкчәсен дә тыңладым.

Римзил Вәли. Кайчаннан башлап?

Әнүрбәк Гобәйдуллин. Техникумда укыганда, алтмышынчы елларда, радио “Рекорд” иде. Колакны радиога бөтенләй тыгарга кирәк иде, икенчесен томаларга кирәк иде, чөнки ул шытыр-шытыр эшләде. Тавышның 50-60% тыңлап була иде. Барыбер тыңлаган идек.

Римзил Вәли. Кырык ел Үзбәкстәндә, берничә дистә ел “Азатлык”ны тыңлап, урысча сөйли торган радионы тапшырып, татарчасын алып кайтып, кыска дулкынлы бит ул?

Әнүрбәк Гобәйдуллин. Әйе, кыска дулкынлы бөтенләй. Ел саен үзгәрәсез. Яз көне үзгәрәсез, көз көне үзгәрәсез. Кайвакыт тапшыруларны ешлыгын югалтасың.

Римзил Вәли. Кайтканыгызга ничә ел? “Азатлык”ны тыңлыйсызмы?

Әнүрбәк Гобәйдуллин. Казанга кайтканга унике ел. “Азатлык”ны тыңлыйм, элек көн саен тыңлый идем. Кыска дулкынга күчкәч, табуы кыен. Мин биш ел радио эзләдем. Егерменче гасырда радиотехника, китаплар тулган. Керәсең, кыска дулкынлы радио бирегез миңа, сорыйм. Сатучылар аңламыйлар, бутыйлар.

Римзил Вәли. “Татмедиа”дан сезгә җавап хаты килгән иде. Сез аны миңа җибәрдегез. УКВ дигән, 70 метрлы дулкында “Азатлык” ретрансляциясе бара дип җавап биргәннәр.

Әнүрбәк Гобәйдуллин. Аннары мин аптырадым. Булыр микән кыска дулкынлы - КВ диапазонлы радиоалгыч? Аннары, күзлек киеп карадым, кыска дулкынлы SW ешлыгы булганын таптым.

Амил Нур. Нинди радио ул?

Әнүрбәк Гобәйдуллин. Hyundai H-1613 исемле, Кытайда чыккан. 750 сумлык, хәзер кыйбатрактыр.

Римзил Вәли. Кайда сатыла ул?

Әнүрбәк Гобәйдуллин. “Техносила” дигән кибеттән алдым.

Римзил Вәли. Шул кечкенә приемникны күтәреп, теләгән җирдә теләсә нинди ешлыкны тыңлыйсыз инде. Челтәр расписаниесе интернетка эленеп куела да бит...

Әнүрбәк Гобәйдуллин. Интернетка өйрәтүче кеше юк. Акча бирәм, өйрәтүче юк.

Римзил Вәли. Сезнең кулыгызда бер кәгазь битенең ике ягына да тутырылган фикер-тәкъдимнәр. “Азатлык”ка кагылган темалар буенча яки радиога белән ризалык белдергән, яки каршы фикерләрегезне әйтә аласыз.

Әнүрбәк Гобәйдуллин. “Азатлык” радиосына рәхмәт, халыкка кирәк әйбер. Башка радиолар безгә җыр гына бирәләр, сөйләм тел юк диярлек. Җырлар да заманча гына, иске җырлар юк. Ә хәбәрләр, мәсәлән, Шәймиев кая киткән, кая барган... Без бит 21 гасырда яшибез, дөнья хәбәрләрен дә беләсебез килә. Бүген татарларга тулы мәгълүмат бирүче “Азатлык” кына бар.

Мин уйлаган идем, сайлаулардан соң аны кайтаралар дип, яки булмады. Көн саен тыңлый алмыйбыз аны. Атнага бер булсада, биш-ун минутлык атнаның мөһим хәбәрләрен тапшыру оештыра алсагыз иде. Риза Фахертдинның 100-еллыгына Җәвамигүл Кәлим дигән мөселманнар өчен белешмә китабын укыдыгыз. Хәзер 21 гасыр, замана техникасы күп, шуның Хайретдин Садык башкаруында язма бар иде. Мөмкин булса, шуны Риза Фахретдинның юбилеена бүләк итә алсагыз иде.

Римзил Вәли. Соңгы вакытта Грузия-Осетия мәсьәләләре Русия каналларында бик көчле яктыртылды. Сезнең карашыгыз? Сез нинди мәгълүматка күбрәк ышанасыз һәм үзегезгә кирәкле мәгълүматны каян аласыз?

Әнүрбәк Гобәйдуллин. Мин мәгълүматны бөтенесеннән дә алам. Әлбәттә, Русия үз ягын карый. “Маяк”тан да тыңлап карадым, без нәрсә эшләдек, безне дә аннары гаепләмәсләрме дигән фикер яңгырый. Берсе әйтә, без болгарларга гомер буе ярдәм иттек, Грузия сугышында Болгария коралллары табылган ди. Ничек уйларга бу хакта?

Римзил Вәли. Сез ничек уйлыйсыз, Рәсәйнең, татар дошманы кем, дусты кем?

Әнүрбәк Гобәйдуллин. Татардан үзеннән дә дошман эзләү бик канга сеңә шикелле. “Азатлык” радиосын көненә бер сәгатьлене Мәскәү башларына чиртмәгәндер, тыңлатмагыз дип. Мәскәү сәясәте дисәк, Рәсәйнең Чиләбе, Петербург шәһәрләрендә “ВВС”, “Немецкая волна” дигәннәрен биреп яталар бит. Бер генә сәгать түгел, УКВда түгел, урта дулкында биреп яталар.

Римзил Вәли. Рәсәйнең, Татарстанның дошманы кем? Грузия дошманмы безгә?

Әнүрбәк Гобәйдуллин. Юк, бер халык та дошман түгел.

Римзил Вәли. Германия ничек? Япония?

Әнүрбәк Гобәйдуллин. Сәясәт сугышы. Элек тә шулай булган.

Римзил Вәли. Төрле альтернатив мәгълүмат каналларын карагач, сездә нинди тәэсир калды? Грузия фашист дип язылды бит, ә Осетиянең җитәкчесе - фәрештә. Кемгә күбрәк ышандыгыз? Кем шайтан, кем фәрештә?

Әнүрбәк Гобәйдуллин. Минемчә, Саакашвили ялгышты.

Римзил Вәли. “Новая газета”да, сугышка чыкканчы Кокойта гаскәрләре грузин авылларына бомба атып, ун кешене үтергәннәр дип. Грузия җавап итергә мәҗбүр булган дип языла.

Әнүрбәк Гобәйдуллин. Бөтен сугышлар инде моны гаепләп, тегене гаепләп башлана.

Римзил Вәли. Осетин халкын, Осетия яшәгән илне кем бүлгән соң? Нигә соң бер өлеше Грузияда, бер өлеше Русиядә калган?

Әнүрбәк Гобәйдуллин. Билгеле инде, СССР вакытында бүленгән. Башкортстан татарларын да бүлеп, берсен Бәләбәй өязе Башкортстан булып киткән. Ә Минзәлә, Актаныш яклары Татарстанга калган. Ә халык бер.

Римзил Вәли. Димәк, административ чикләр белән милләтнең яшәеш чикләре белән тәңгәл килмәгәндә тавыш чыга икән.

Әнүрбәк Гобәйдуллин. Әлбәттә, тавыш чыга.

Римзил Вәли һәм Әнүрбәк Гобәйдуллин
Римзил Вәли. Алай булгач, сезнең тәкъдимнәрегезне укыйм: Риза Фахретдинов, Җәвамигүл Калимне тагын эфирга чыгарсагыз иде. Матбугат күзәтүе булсын иде, “Гасырлар авазы”, “Идел”, “Казан утлары”, “Тулпар”, “Безнең гәҗит”, “Ирек майданы” – барысын да күзәтергә кирәк. Җирле ФМ-радиолар белән кунакка йөрешү. Татарча энциклопедия, популяр фәнни яңа китаплары турында күбрәк мәгълүмат кирәк. Үз телебезне белгән түрәләр, Шәймиев, Миннеханов, Әхмәтов белән актуаль темаларга әңгәмә.

Әнүрбәк Гобәйдуллин. Шәймиев халыктан аерылып китмәс микән? Хатларга җавап яза алмый, мин ничә тапкыр хат яздым. Алар “Татмедиа”га китә.

Римзил Вәли. “Татмедиа”дан нинди хат килде, әйтегез әле.

Әнүрбәк Гобәйдуллин. Мин яздым, “Азатлык” радиосын сайлауга кадәр “Яңа гасырда” туктатып торгач, сайлаулардан соң аны урынына кайтаралар дип, хат яздым. Хәзер “Азатлык” үз урынына кайтса, бер сәгать булса да, татарча хәбәрләрне тыңлар идек. Мин анда җыр да кыстырган идем, “Оныттың бугай, оныттың бугай”.

Римзил Вәли. Миңтимер Шәрипович сезгә җавап яздымы?

Әнүрбәк Гобәйдуллин. Бернинди хат та юк. Мин президентка хатларны күп яздым инде. Алар барып та җитмидер.

Римзил Вәли. Сезгә ни дип җавап бирделәр бу турыда?

Әнүрбәк Гобәйдуллин. Тапшыру бара, дулкынны миңа язалар, 71 килогерц – андый дулкын дөньяда юк һәм булганы юк.

Римзил Вәли. Ялгышып биргәннәрдер.

Әнүрбәк Гобәйдуллин. Ялгыш дип әйтмәс идем мин аны. Алар әйткәннәр, көненә дүрт тапкыр УКВ да бирелә дип. Урыс әйтмешле, “целенаправленная дезинформация”. Мин хәзер шундый замана техникасын таптым, цифровой радио дип атала, ишеттем интернеттан тыңлап була дип. Соңгы пенсияларымны җыеп, алыр идем кирәк әйберләрне. Бер-ике интернет кафега кереп карадым, өйрәтегез әле, дидем. Юк, өйрәтмиләр. “Безнең гәҗит”, “Ирек майданы”, бер-ике дәрес бирсәгез, яхшы булыр иде. Безгә күп кирәкми бит, кая басырга, кая керергә, кайда нәрсә сөйли.

Минем сезгә сорау бар иде. Кешене эзли торган рубрикагыз бар икән. Ташкентта Хабибуллаев Сәрвәр дигән кеше белән егерме еллап эшләдем. 1994 елда Кырымга китте дә, югалды.

Римзил Вәли. Эзләп карыйк, тыңлаучыларыбыз да ярдәм итәр.

Әнүрбәк Гобәйдуллин. “Азатлык”ның бер сәгатендә егерме-утыз минуты Башкортстан татарлары булса, мин Семберне куерга тырышам. Чөнки күбрәк тискәре якларын бирәләр, шул ук президентны тәнкыйтьләү.

Римзил Вәли. Башкортстан татарларының үз милләтен сакларга омтылышын яктыртмаска идеме?

Әнүрбәк Гобәйдуллин. Башкортстанда торгач, башкортча өйрәнсеннәр.

Римзил Вәли. Алар өчен еш кына Казанда да, миллион ярым татарлар өчен, карар кабул ителгән һәм аларны өйрәтү гамәлләре дә бар. Алары кирәкмидер. Үзләре хәл итсеннәр. Ике телдә сөйләп, язып була.

Әнүрбәк Гобәйдуллин. Мин башкортлар ягында. Галимҗан Ибраһимов безнеке, Габишлар безнеке дигәнгә, бөтен дөньяны куптардылар, ул башкорт дигәнне, ул татар дип.

Римзил Вәли. Аны кире бирегез дигән кеше дә юк.

Әнүрбәк Гобәйдуллин. Алар да мактасыннар, без дә мактыйк.

Римзил Вәли. Минемчә, Башкортстан татарлары, андагы җирле хакимият белән дә, матбугат белән дә, башка милләтләр белән дә һәрвакыт ачыктан-ачык әйтеп бер-берсен эзләргә тиешләр, әлбәттә, махсус сәяси бәрелеш өчен түгел, һәрхәлдә аерылырга кирәкми.

Амил Нур. Мин удмурт та татар белән кардәш дип уйлыйм, башкорт белән кебек. Менә сезгә нигә удмурт телен укытып, үзегезне удмурт дип игълан итеп буламы? Миңа калса, Идел-Урал халыкларының тамырлары бер – татар, башкорт, чуваш, удмурт – бик якын халыклар.

Әнүрбәк Гобәйдуллин. Удмуртлар белән тел башка, ә башкортлар белән бер.

Римзил Вәли. Тыңлаучыларыбыз арасында сезнең кебек ветераннар бар, алар милләтне, тарихны, телне белә. Ә яшьләр белми. Татарча эстрада, үзләренең йолдызлары бар, дисклары бар, рейтинглары югары. Татарча эстрадага, татарча дискотекаларга ничек карыйсыз? Сез кайсы яклы? Хәзер бит халык моңлы татар җырларын сагына, яшьләр татарча, урыслаша башлаган дискотека ярата. Кайсысына юл куярга?

Әнүрбәк Гобәйдуллин. Икесе дә ишетелсен. Яшьләрне сүгә башласак, алар бит чит музыкага, урыс, я көнбатыш музыкага китүләре бар.

Римзил Вәли. Бик матур татар китаплары, дисклары чыга, концертлар чыга. Китаплар да бик сатылмый, газеталарга да торган саен кимрәк язылалар. Глобализация гамәле микән бу? Сез ничек уйлыйсыз? Бик шәп яшибез, конгресслар, корылтайлар үткәрәбез. Ә милләт ничектер сеңеп, кимеп бара. Татар матбугатының, татар теленең, татар мәдәниятенең күмәклеге кимүенә ничек карыйсыз?

Әнүрбәк Гобәйдуллин. Күпчелек халык авылда. Анда концерт та барып җитә алмый, театр да барып җитә алмый. Яшәрбез әле, яшәрбез.

Римзил Вәли. Сез нинди газет-журналлар алдырасыз? Нинди радио тыңлыйсыз? “Азатлык”ны тыңлагач, тагын нинди магьлүмәт чараларын даими кулланасыз?

Әнүрбәк Гобәйдуллин. “Шәһри Казан”, “Ирек майданын”, “Мәдәни җомга”ны, “Шәһри Чаллы”ны алам. Барлык радиоларны тыңлап барам. Ләкин бөтен радиолар артык заманча җырларга мавыгып киттеләр. Иске җырларыбыз юк безнең. “Татарстан дәүләт радиофондында” биш мең сәгатьлек язма ничә ел череп ята. Мин әйтәм, шәхси радиоларга бирегез бушлай, алар күчереп язсыннар. Без бит халыкны иске классик җырлардын аерабыз. Халык сорамый, ди. Нигә сорамый? Чөнки белми. Йолдызлар дип бирәләр, җырларның исемнәрен дә, авторларын да әйтмиләр. Халык аларны каян белсен? Сез әйтегез, кем башкара. Аннары сорый башларлар.

Римзил Вәли. Шулай итеп, “Азатлык” радиосының тыңлаучысы Әнүрбәк Гобәйдуллин “Азатлык”ның Казан бүлегенә килеп, үзенең фикерләрен, тәкъдимнәрен, тәнкыйтьләрен җиткерде һәм бу тәкъдимнәр тормышка ашырылачак һәм истә булачак.
XS
SM
MD
LG