Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 19:04

Самар Җәмигъ мәчете елдан-ел затлана бара.

Эче зиннәтле төсләр белән бизәлде, идәннәренә Таҗикстанда тукылган кыйммәтле келәмнәр җәелде, йорты гөлбакчага әйләнеп бара. Сырлап ясаган утыргычлар, дистәләгән төрдәге чәчәкләр, җимеш агачлары. Затлы мәрмәр белән тышланган мәчет фонында яшел тимер калайлы койма бинаның затлылыгын, бөеклеген киметә.

Җәмигъ мәчетенең хуҗалык мөдире Фәрид Әюпов белән әңгәмә кордык.

- Якын арада Җәмигъ мәчете йортын бинага тәңгәл таш койма белән тоту күздә тотылмыймы?

- Сез минем уй-фикерләремне алдан белеп барган кебек. Минем хыялларым зурдан. Барчасын да берьюлы тормышка ашырып булмый. Максатым – Җәмигъ мәчетен кальгәгә әйләндерү. Коймалары да биек булсын, капкалары да затлы булсын. Безгә үрнәк – Татарстан. Миңтимер Шәймиев Кремль эчендә сокланырлык гыйбадатханәләр тота. Кол Шәриф мәчете үзенә бер дәүләттән тора.

Безнең Самарда да руслар чиркәүләрне затлы, бәяле, сокланырлык салалар. Кайбер чиркәү коймаларының озынлыгы өчәр чакрымга сузылган. Мондый кыйбатлы коймаларны сәдака акчасына гына төзеп булмый. Чиркәүләр бюджет акчасына төзелә. Соңгы унбиш ел эчендә без, татарлар да, мәчетләребезне сипләү өчен бюджетка тыгыла алдык. Ходай арадашчысын да бирде – ул Гата Мөхәммәтшин.

Җәмигъ мәчетенең йорт тирәсе – 650 метр. Таш койманың биеклеге өч метр булачак, биш метрлы таш баганалар басачак, ә баганаларның биеклеге өч метр ярым булачак. Баганалар койган тимер белән дә бизәләчәк. Урамнан һәр узган кеше көнләшерлек булсын дип тырышам.

- Бу койма ничә сумга төшәчәк?

- Бүгенге бәяләр белән 13 млн. ярым сум. Койма бюджет акчасына тотылачак, шуңа күрә дәүләт экспертизасы узарга тиеш. Койманы Пенза татарлары төзиячәкләр.

- Күп эшләр башкарасыз. Мәчетнең эчен бизәгәндә дә каршылыклар күрдегез. Һәр яңалык, эшегез көрәш белән бара. Коймага каршылар бармы?

- Мин үзем мөселман кешеләре тарафыннан каршылык булмас дип уйлаган идем. Хәтта кайбер имамнарыбыз да мине гаеплиләр. “Мәчетне музейга әйләндердегез”,- диләр. Бер хәдистә шундый фикер әйтелә: “Гыйбадатханәләрегез тора торган урыннарыгыздан матуррак, артыграк булсын”. Ә безнең бүген тора торган җирләребез мәчетләребездән артык. Рус дәүләтендә, руслар арасында көн күрәбез. Киләләр, сокланалар, иманга киләләр. Һәр мөселман динебез Исламны, гыйбадатханәләребезне сокланырлык үрнәк итеп күрсәтергә тиеш.

XS
SM
MD
LG