Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 01:35

Грузия тәлгәшле бомбалар куллануын таныды диелә


Кеше хокукларын яклаучы Һюман Райтс Уотч оешмасы Грузия Көньяк Осетиядәге сугышта таралып шартлаучан тәлгәшле бомбалар куллануын таныды дип белдерә.

Оешма белдерүенчә, Грузия саклану министрлыгы Көньяк Осетияне Русия белән тоташтыручы Роки тау асты юлы янында тәлгәшле бомбалар куллануын танучы рәсми хат җибәргән.

Оешма Русия дә ул сугышта тәлгәшле бомбалар кулланган, әмма моны танырга гына теләми ди.

Тәлгәшле бомбаларны тыючы халыкара килешүне май аенда 111 ил рәсми рәвештә кабул итте. Әмма Русия дә, Грузия дә аңа кушылмады.

XS
SM
MD
LG