Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гөрҗиләр Европаны Русиягә каты җавап бирергә чакыра


Бүген Грузиянең төрле урыннарында йөзләрчә мең кеше Европа Берлеген Русиягә узган айдагы сугыш өчен каты җавап бирергә чакырып урам җыеннарына чыкты.

Тифлистә демонтсрациячеләр чакрымнарга сузылган тере чылбыр булып кулга-кул тоташты.

Президент Михаил Саакашвили Ирек мәйданында чыгыш ясап "Грузия моңарчы беркайчан да булмаганча бердәм" диде.

Саакашвили демонстрациягә бер миилион кеше җыелды дип әйтте. Әмма бу санны бәйсез чыганаклар аша тикшерү мөмкин түгел.
XS
SM
MD
LG