Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ингушетия.Ру хужасы үтерелде


Магомед Евлоев тоткарлау вакытында алган ярадан үлгән дип хәбәр ителә. Ингуш оппозициясе моны сәяси үтерү дип атый һәм бәйсез тикшерү таләп итә.

Якшәмбедә Мәскәүдән кайтып төшкән Магомед Еввлоевны очкычтан төшүгә милиция көтеп торган һәм машинага утыртып билгесез якка алып киткән. Ярты сәгать тә үтмәгән, аны башына җәрәхәт алган хәлдә хастаханәдә калдырып киткәннәр. Аңына да килә алмыйча Евлоев хастаханәдә җан биргән.

Шушы ярты сәгать эчендә нәрсәләр булганы билгесез. Рәсмиләр, Евлоев тоткарлаган вакытта милиция хезмәткәренә каршылык күрсәткән, аның коралын тартып алырга тырышкан, шунда тегесе ялгышлык белән аңа ут ачкан дип аңлата.

Евлоевның тарафдарлары, хокук яклаучылар мондый аңлатмага ышанмый. "Моның сәяси үтерүдән тыш башка нәрсә булуына безнең дәлил юк. – ди Мемориал оешмасы рәисе Олег Орлов. – Бу Төньяк Кавказада барган дәүләт террорының чирттагы чагылышы, Ингушетиядә генә түгел, Чечнядә һәм Дагстанда да."

Кайбер мәгълүматларга караганда, Евлоев Мәскәүдән кайткан очкычта Ингушетия президенты Мурад Зязиков та булган һәм алар арасында каты бәхәс купкан.

Бүген Назраньдә Евлоев җеназсына меңләгән кеше җыйлды. Евлоевның дуслары, якыннары аның өчен үч алырга вәгъда итә.

"Бу инде бер кысага да сыймый, көн уртасында, оятасыз рәвештә кешене очкычтан алып, 10 минуттан башына атылган килеш хастаханәдә калдырып китәләр. – ди Машр исемле хокук яклау оешмасы җитәкчесе Магомед Мутсульгов. – Бу эшне федераль прокуратура тикшерергә тиеш. Ә милиция җитәкчеләре һәм президент Зязиков тикшерү вакытына читләтелергә тиеш."

Русиянең хокук яулаучылары бу үтерүгә бәйсез тикшерү үткәрергә таләп итә. Евлоев Ингушетиядә танылган оппозиция вәкиле иде. Аның интернет сәхифәсе республикада бердән-бер бәйсез мәгълүмат чыганагы санала иде. Заманында үзе дә прокуратурада эшләгән Евлоев Кремль тарафлы президент Мурад Зязиковның кискен тәнкыйтьчесе булды.

Җирле милициянең ваһшилекләре, коррупция күренешләре турында язып килгән сәхифә күпләрнең ачуын чыгара иде. Хакимиятләр аны экстремистик мәгълүмат таратуда гаепләп, инде берничә ел ябырга тырыша.

"Ингушетия хакимиятләре бу сәхәфәгә каныкты, чөнки ул төбәктә вазгыятьне гадел яктырткан бердән-бер чыганак. Бу көрәш дәвам итер дип уйлыйм, без кулдан килгәнчә, республикада булганнарны яктыртуны дәвам итәчәкбез", - дигән иде Евлоев апрель аенда.

Күп санлы янаулардан соң, сәхифәнең баш мөһәррире Роза Мальсагова иленнән китеп Франциядә сәяси сыену сорарга мәҗбүр булган иде. Дүшәмбедә Роза ханым Ингушетия.Ру сәхифәсендә мөрәҗәгатен бастырды. Ул анда Еволевның үлеме өчен президент Зязиковны гаепли.

Соңгы айларда Ингушетия Төньяк Кавкзаның иң кайнар ноктасына әйләнде. Ингуш оппозициясе президент Зязиковны вазгыятьне контроль итә алмауда, экстремизмда шикләнелгән кешеләрне эзәрлекләүдә гаепли.

Еволевның үтерелүе киеренкелекне тагы да арттырыр дип көтелә. Дүшәмбедә оппозиция ингуш эшкуарларын һәм сәясәтчеләрне, шул исәптән элекке президент Руслан Аушевны Ингушетиягә кайтырга чакырды.

Оппозиция шулай ук Ингушетиянең Русиядән аерылып чыгуы өчен көрәш башлау белән яный.


XS
SM
MD
LG