Accessibility links

Кайнар хәбәр

Салават Юлаев өчен мәхкәмәләшү


Салават Юлаев һәйкәле өчен мәхкәмәләшү дәвам итә.

Сүз кока-кола эчемлеге савытына төшерелгән һәйкәл рәсеме турында бара. 2007 елда Башкортстанның үз теләге белән Русиягә кушылуының 450 еллыгын билгеләгәндә республика өчен махсус шундый эчемлекләр чыгарылган иде.

Ул һәйкәлнең сынчысы Тавасиевның кызы автор хокукларын бозган өчен “Кока-кола” компаниясен мәхкәмәгә биргән иде. Соңгы мәгълүматлар буенча, яклар Кола компаниясеннән 250 000 сум түләтү исәбенә килешергә җыена.
XS
SM
MD
LG