Accessibility links

Кайнар хәбәр

1 сентябрь - Белем көне


Бу көнне республика мәктәпләренә барлыгы 460 000 бала укырга барды.

Беренче сыйныфта укучылар быел 42 500. Яңа уку елында төзекләндерелгән һәм төзелгән 49 мәктәп ишекләрен ачты.

Зәйнәп Биишева исемендәге китап нәшрияты яңа уку елына 102 исемдәге уку әсбаплары, укытучылар һәм укучылар өчен әсбаплар чыгарды. Аларның гомум тиражы 850 000гә якын. Уку әсбаплары биш: урыс, башкорт, татар, инглиз һәм мари телләрендә басылды. Быел беренче тапкыр мари телендә әлифба нәшер ителде.

Кайбер бәйсез интернет сәхифәләре 1 сентябрь Башкорт дәүләт университеты бинасы каршында пикет үтәчәген хәбәр иткән иде. Ул уку йортларына төп милләт вәкилләренең башкаларга караганда күбрәк кабул ителүе уңаеннан булырга тиеш иде. Чара узмады.

Шәһәр хакимияте чара уздыру буенча канунга ярашлы алдан хәбәр итү булмау сәбәпле, ул канунсыз дип белдергән иде. Пикетка чыгучылар булмаса да, милиция хезмәткәрләре шактый күп иде.
XS
SM
MD
LG