Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ислам академиясе җыеныннан кунаклар да, хуҗалар да канәгатъ калган


Ислам дөньясының 37 иленнән килгән галимнәр белән Татарстан фәннәр академиясе беренче тапкыр шундый конференция уздырды.

Казанда 25 августтан башлап, бер атнага якын дәвам иткән Ислам дөньясы фәннәр академиясе һәм Татарстан фәннәр академиясе тарафыннан оештырылган 16нчы фәнни конференция узган җомгада үзенең эшен төгәлләде. Галимнәрнең бу дәрәҗәле форумында бик күп төрле фәнни темалар күтәрелде. Анда чит ил галимнәре белән бергә Татарстан галимнәре дә, Татарстаннан читтә эшләүче татар галимнәре дә чыгыш ясады. Фәннәр академиясенең зур залында Татарстан президенты катанашында башланып киткән конференция үзенең эшен “Корстон” бинасында дәвам итте.

Биредә Фәннәр академиясенең роле турында да, фән һәм матбугат чыганакларының бәйләнеше, шулай ук нанотехнологияләр турында да фикер алышулар булды. Татар галимнәре экология, татар халкы һәм Татарстан, фән, сәясәт, матбугат темаларына да чыгыш ясадылар.

Ике фәннәр академиясе берлектә алып барыла торган бу очрашулар киләсе елда да дәвам итәчәк. Киләсе елга 17 фәнни конференция Малайзиядә булачак дип тә игълан ителде. Ә инде быелгы, Казанда узган бу күләмле һәм мәртәбәле форум турында сөйләвен үтенеп, без Татарстан фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазгаровка мөрәҗәгат итеп, конференциягә бәя бирүен сорадык.

«Уңышлы узды. Бу минем фикер генә түгел, минем турысын әйтә торган дусларым, конференциядә катнашкан академиклар Роалъд Сәгъдиев, Роберт Нигъмәтуллин фикере дә. Читтән килгән кунаклар мактый инде ул. Ә болары турынсын әйтә», диде Әхмәт Мазгаров.

Мондый очрашулардан Татарстанга, фәннәр академиясенә нинди файда бар соң дигән сорауга, академик Мазгаров болай дип җавап кайтарды:

«Беренчедән, Татарстанны читтә дә танытабыз. Чөнки 37 илдән килгән галимнәрнең күбесе Татарстан турында ишеткәне булмаган. Ә инде безнең академиядә шундый дөньякүләм танылган галимнәрнең булуы, аларның исемнәрен Татарстан белән бәйләп карау - бу инде Татарстанны да, аның фәннәр академиясен дә дөньяга таныту була. Аның беренче файдасы шунда. Икенчесе, килгән галимнәр безнең күп кенә фәнни институтларда булды. Алар да безнең галимнәр белән күрешеп сөйләштеләр. Моннан безгә дә файда бар», диде академик Мазгаров.

Соңгы вакытларда Русия хөкүмәте ислам илләре белән бәйләнеш эшләрен Татарстанга йөкләде шикелле. Академик сүзләренә караганда, бу бу элек-электән килгән хәл.

«Патша заманыннан ук татарларны Көнчыгыш, Кытай, Һиндстан илләре белән бәйләнештә файдаланганнар. Академик Миркасыйм Госманов үзенең чыгышында бу хакта искә алып китте. Андый илләрдән бары тик гәрәп әлифбасы нигезендә татарча язган хатларга гына җавап килгән. Ә рус телен укымаганнар да, белмәгәннәр дә. Хәзер Русия хөкүмәте Ислам конференсиясе оешмасы илләре белән булган бәйләнешләрне дә Татарстан аша алып бара. Русиягә дә моннан файда бик зур».

Бу конференция галимнәр белән сәясәтчеләрнең якыннаюы дигән шигаръ астында үтте. Бу якынаюны нәрсәдә күрәсез дигән сорауга Фәннәр академиясе президенты болай диде:

«Күп кенә илләрдә галимнәр бик мәртәбәле кешеләр булганга ил башлыклары алар белән киңәшеп эшли. Кайбер галимнәр анда дәүләт эшлеклеләре дә. Әлбәттә 37 ислам иленнән килгән галим бу конференциядән кайткач ил башлыклары белән дә очрашачак. Конференция, Татарстан турында үз фикерләрен белдерәчәк. Менә монысы инде сәясәт белән бәйләнеш дип тә аңларга була», диде Әхмәт Мазгаров.

Әхмәт Мазгаров шулай ук Фәннәр академиясенең Бөтендөнья татар конгрессы белән тыгыз элемтәдә эшләүләрен дә әйтте. “ЮНЕСКО һәм БМО вәкилләре алдында Бөтендөнья татар конгрессын тәкъдим итүдә без дә катнаштык. Безнең арада академик Рәшит Сюняев тә бар иде. Галимнәрне игълан иткәннән соң бу халыкара оешма вәкилләре җанланып киткәндәй булды.

Чөнки ул галимнәрне дөнья белә. Бу әле татар халкы өчен дә кирәк. Шушы очрашулардан соң халыкара оешмаларда Бөтендөнья татар конгрессының эшләре алга китәр дип уйлыйм. Җыр, бию белән генә булмый. Аны чегәннәр дә башкара ала. Ләкин аларны санлаучы юк. Ә безне шундый галимнәребез булган өчен дә хөрмәт итәләр», диде Әхмәт Мазгаров.

Хәзер инде күп кенә чит илләрдә, чит республика, өлкәләрдә эшләүче татар галимнәрен Татарстан фәннәр академиясе хакыйкый, я булмаса шәрәфле әгъзә итеп ала башлады. Моңа Әхмәт Мазгаров болай диде:

«Безнең академиядән дә аз санлы галимнәре булган Башкортстан академиясендә 44 шәрәфле әгъзә бар. Ә бездә аның белән гомумән шөгелләнмәгәннәр. Узган эшкә салават дип, без моны башлап җибәрдек. Без шәрәфле әгъзә итеп кайбер язучы, композитор, артистларны да алырга ниятләгән идек, ләкин президент галимнәрне генә алырга тәкъдим итте.

Шулай итеп, быел без академик Роберт Нигъмәтулинны, Надир Дәүләтне, Юлай Шамил угълын шәрәфле академиклар итеп алдык. Роальд Сәгъдиев безнең академияне оештыручы. Академик Камил Валиев, армия генералы Мәхмүт Гәрәев Академиябезнең хакыйкый әгъзәләре. Шәрәфле әгъзәләрне алу ел саен дәвам итәр дип уйлыйбыз», диде Мазгаров.

Конференциядә катнашучылар шулай ук Ислам дөньясы академиясе вәкилләре, ислам бик катлаулы фән, аны динчеләргә генә тапшыру дөрес булмас иде, диделәр. Ислам дине белән галимнәр дә тыгыз элемтәдә булырга тиеш, дигән фикер дә яңгырады. Шулай ук Әхмәт Мазгаров бүгенге көндә данлыклы татар галимнәре булуына карамастан, яшьләрнең фәнгә аз килүенә бору белдерде.

Ә менә фән белән диннең бәйләнешен ничек аңларга соң дигән сорауга ул:

«Без Нобел бүләгенә лаек булган, бер кулына Коръән, икенче кулына физика китабы тоткан Абду Салам исемле Пакыстан галимен дә беләбез. Йолдыз Хәлиуллин аның турында язган китапның икенче басмасын нәшер итеп, килгән кунакларга да тараттык. Ул беркайчан да биш вакыт намазын калдырмаган. Һәм шундый югарылыкка күтәрелгән. Динле кеше - юньле кеше дип әйтәләр иде безнең авылда», диде Әхмәт Мазгаров.

Шулай итеп, узган атнада Казанда Ислам дөньясы фәннәр академиясе һәм Татарстан фәннәр академиясенең бергәләп оештырган фән технология, ислам дөньясын эзлекле үстерүдә яңалыклар, галимнәрнең һәм сәясәтчеләрнең якынаюы дигән темага бер атналык конференция узды. Татарстан фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазгаровның сүзләренә караганда, бу конференциядән кунаклар да, хужалар үзләре дә бик канәгатъ калган.
XS
SM
MD
LG