Accessibility links

Кайнар хәбәр

Назраньда протест белдерүчеләр куып таратылды


Бүген иртән Ингушетия иминлек көчләре 2 көн элек милициягә ябылган күренекле журналист һәм оппозиция җитәкчесе, ingushetiya.ru сәхифәсе хуҗасы Магомед Евлоевның атып үтерелүенә протест белдерүчеләрне куып таратты.

Җирле бер хокук яклаучы әйтүенчә, узган төнне Назраньдагы бер мәйданда үткәргән 50-ләп кешегә каршы милиция резин таяклар кулланган.

Бу протест чарасы кичә Евлоев җеназасы белән башланып киткән иде.
XS
SM
MD
LG