Accessibility links

Кайнар хәбәр

Google үз гизгечен тәкъдим итә


Бүген Кушма Штатларның Google ширкәте Microsoft ширкәтенең Internet Explorer исемле Интернет гизгече белән көндәшлек итәчәк үз гизгечен тәкъдим итә.

Chrome исемле яңа гизгеч Интернетта видео, сүрәт һәм мультимедиа эзләүгә күбрәк җайланган.

Аны йөздән артык илдә Интернеттан йөкләп Windows операцион системасында кулланып булачак.

Google Apple Macintosh һәм Linux системалары өчен дә шундый гизгеч әзерләвен белдерде.
XS
SM
MD
LG