Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Австралияне Грузия сәбәпле уран сатуны туктатмаска дип кисәтә


Русия Австралияне Мәскәүнең Грузиядәге гамәлләре сәбәпле Русиягә уран сатуны туктатмаска дип кисәтте.

Русиянең Автралиядәге илчесе Александр Блохин "The Sydney Morning Herald" газетына, әгәр дә Австралия "ачыктан-ачык сәяси карар" кабул итсә, бу Русиянең дә, Австралиянең дә икътисадына зыянлы булачак диде.

Австралия тышкы эшләр министры Стефен Смит, әгәр дә Русия атышларны туктату килешүе нигезендә Грузиядән гаскәрләрен чыгармаса, Русия атом электр станцияләре өчен Автралия уранын сату килешүенә чикләү куелырга мөмкин дигән иде.
XS
SM
MD
LG