Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баңкокта гадәттән тыш вәзгыять игълан ителде


Тайланд башкаласы Баңкокта хөкүмәт яклы һәм каршы көчләр арасындагы бәрелешләрдән соң гадәттән тыш вәзгыять игълан ителде.

Бәрелешләрдә кимендә 1 кеше һәлак булды, берничә кеше яраланды.

Гадәттән тыш хәлне премьер-министр Самак Сундаравет телевидение һәм радио аша игълан итте.

Әлеге карар нигезендә армиягә җәмәгать тәртибен саклау вәкаләтләре бирелә һәм җыеннар үткәрү тыела.

Хөкүмәткә каршы чыгучылар премьер-министрны коррупциядә гаепли һәм аның вазыйфасыннан китүен таләп итә.
XS
SM
MD
LG