Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәхимовның матбугат секретаре вазифасыннан китә


Башкортстан президентының матбугат секретаре Азамат Габдерәфиков вазифасыннан "үз теләге белән" китү турында гариза язган. Бу турыда Регнум агентлыгы Башкортстан президенты идарәсендәге чыганакка таянып хәбәр итә.

Габдерәфиков президентның матбугат секретаре итеп 5 ай элек билгеләнгәнсә дә, гамәлдә матбугат хезмәтен 2007-нче елның декабреннән бирле җитәкләде.

Президент идарәсендә хәзер матбугат секретаре вазифасы бетерелгән. Киңкүләм мәгълүмат чаралары белән бәйләнешләр бүлеге башлыгы итеп Башкортстан Иярчен Телевидениесенең продюсеры булып эшләгән Айрат Мурзагалиев билгеләнгән.
XS
SM
MD
LG