Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:09

Татарстанның Әгерҗе якларында арыслан качкан дип телефон аша хәбәр итүченең үзен эзли башлаганнар. Башыннан сыйпамаслар.

Арыслан чыннан да качкан булып аны эзләү өчен тотылган чыгымнарны исәпләсәң хәйран сумнарга җыела бит. Бүгенге көнгә әле ул чыгымнар исәпләнмәгән. Ниндидер байның утарыннан арыслан качып Чулманны йөзеп чыгып Актаныш, Минзәдә якларына юл тоткан дигән хәбәрне Сергей Бородин: “Кемнеңдер усал шаяруы”,- дип бәяләде. “Күпләр арысланны эзләп табарга тырышты. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына шалтыратып хәбәр иткән кеше дә суга төшкән кебек юк булды. Телефоннан үзенә шалтыраткач җавап бирми. Бәйләнешкә чыкмый. Бу хәл чып-чын ялганга ошаган”.
Сергей Бородин бу хәбәрләргә иң якын кешеләрнең берсе. Ул үзе аучы. Кичәге көнгә кадәр Россельхознадзорның Әгерҗе бүлегендә эшләгән. Кыскартуга эләгеп бүгенгә эшсез калган.
Бу көннәрдә Әгерҗе милициясе әлеге усал шаяруны таратучының кем икәнлеген ачыклау мәшәкатендә дигән хәбәрләр дә бар. Русиядә бу проблема түгел. Кесә телефоны номерасын паспортсыз бирмиләр. Шулай итеп, моңа кадәр арыслан эзләгән хезмәтләр бу хәбәрне чыгарганны эзләүгә күчкән булып чыга.

Бала-чага урамга да чыкмады

“Башта шау-шу тугач, халык балаларны урамга чыгарырга курыкты. Аннан соң кешеләрнең әллә ни исләре китмәде. Чулман аркылы йөзеп чыкканын күргән кешеләр бар дип сөйләделәр. Авылларга килмәгән икән диделәр”,-ди Лилия Шакирова. Ул Әгерҗе якларыннан. Деветерня дигән авылдан. Ә инде арысланның Чулманны йөзеп чыгуына килгәндә исә, монсы да дөреслеккә туры килми дип белдерә Бородин. Чөнки әлеге җанвар мәчесыманнар гаиләсеннән. Качкан очракта да суга таба түгел, ә урманга таба юл тотар иде ул. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре суга кереп киткән җирендә эзе калган булырга мөмкин дип барып тикшереп тә йөргән.

Министрлык дәшми

Шулай итеп, 25 августта башланган шау-шу “эзләүләр төгәлләнде” дигән хәбәрләр белән тәмам булды. Чынлап торып эзләү мәсьәләсе дә шик тудыра. Кайбер интернет сәхифәләр хәбәр итүенчә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы идарәсе сүзчесе Андрей Родыгин “Бу җанвар Актаныш яки Минзәлә районында булырга тиеш, МЧС һәм республиканың милиция хезмәткәрләре аны эзләү төркеме оештырды” дип белдергән иде. Әгерҗедәге гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлеге эзләүнең нәтиҗәләре турында бер сүз дә әйтә алмады. Безнең түрә ялда дип, алар җавсыз калды. Казандагы идарәдән дә рәсми хәбәр булмады.

Кайсы Зуево?

Әгерҗе район хакимиятендә бу хәбәргә ышанырга да, ышанмаска да белмиләр. Кайберәүләр, бу җанвар Удмуртиядән качып Татарстанга килгән һәм аны Әгерҗенең Зуево авылы тирәсендә күргәннәр икән дип язып чыкты. Район хакимияте хезмәткәре Алия исә, бу безнең Зуево түгел, бездә Зуево-Ключи дигән авыл бар. Анда бернинди дә арыслан күренмәгән, Чулманнан да ерак ул, ди. Аны Удмуртиядәге Зуево авылы янында күрүләре бик мөмкин, анда андый авыл бар дип тә өстәлде ул.

Арыслан Башкортстанга да китергә мөмкин…

Шулай итеп, Татарстанда арыслан шау-шуы атнадан артыкка сузылды. Инде хәзер кайберәүләр Башкортстан урманнарына таба юл тоткан икән дигән сүзләр дә чыгара. Бу үзенә күрә гаепне өстән төшерү өчен бер юл да булырга мөмкин. Чыннан да күрү очрагы рәсми теркәлмичә, аны эзләүне оештыручыларга, әгәр эзләү була калган очракта, бу эш өчен хәйран гына вакыт һәм акча исраф итүчеләргә өстән рәхмәт сүзләре яумас билгеле.

бәйле язмалар

XS
SM
MD
LG