Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 12:39

Дүшәмбедә Брюссельдә Европа Берлеге Русия белән мөнәсәбәтләрен тикшерде. Мәскәү саммит нәтиҗәләренә бер яктан кәнәгатьләнү, икенче яктан үкенеч белдерде.

Брюссель саммитында кем отты, кем оттырды дигәннән. Бер сүз белән әйткәндә, Европа Берлеге Русиянең Грузиядәге хәрби гамәлләренә көтелгәннән катырак реакция белдерде.

Русиягә чикләүләр кертүне кем яклый?
Мәскәүнең берьяктан көенеп, икенче яктан сөенүе шуның белән аңлатыла. Европа Берлегенең кайбер әгъзалары Русиягә чикләүләр кертергә чакырган иде. Бу чикләүләр әлегә кертелмәде, әгъза илләр бер фикергә килә алмады. Мәскәү моңа сөенә.

Европа илләренең күбесе Русиядән нефть һәм газ сатып ала. Төрлесе төрле күләмдә. Русиягә чикләүләр кертү теләге шушы күләмгә дә бәйле дигән караш бар. Әммә, китерелгән сурәттән күренгәнчә, чыгармалар да бар. Әйтик, Италия белән Франция Русиядән чагыштырмача аз ягулык ала, ягъни, ул кадәре бәйле түгел. Шул ук вакытта, алар чикләүләр кертү ягында түгел. Ә менә Литва бар нефтен һәм газын Русиядән алса да, чикләүләр кертү ягында.

Ә менә Русия белән яңа партнерлык килешүе турында сөйләшүләрен Брюссель туңдырырга булды. Русия гаскәрләре Грузиядән киткәнчегә кадәр. Монысына инде Мәскәү үкенеч белдерә.

"Яңа килешү турында сөйләшүләрне элеп кую нияте үкенеч тудыра. – диде бүген Мәскәүдә Русия тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Андрей Нестеренко. – Бу килешү безгә һәм Европа Берлегенә бер дәрәҗәдә кирәк."

Мәскәү белән Брюссель арасында сөйләшүләрнең беренче өлеше, сугышка кадәр, июль башында үткән иде. Икенче өлеше сентябрь уртасына билгеләнгән иде. Менә шул сөйләшүләр хәзер булмаячак дигән сүз.

Моннан тыш Европа Берлеге җыенында мондый нәтиҗәләр ясалды. Мәскәүнең Абхазия белән Көньяк Осетияне берьяклы тануына Брюссель кискен тәнкыйть белдерде. Саммит моны кабул ителмәслек карар дип атады һәм башка илләрне моңа бармаска чакырды.

Европа Берлеге Грузиягә ярдәм вәгъдә итте, шул исәптән матди ярдәм дә. Берлекнең тышкы бәйләнешләр комиссары Бенита Ферреро-Вальднер сүзләренчә, якын арада үтәчәк химая җыенында бу ярдәмнең күләме генә түгел, ә Грузиянең Берлек белән якынаю юллары да тикшереләчәк.

"Бу ярдәм пакетында иң әһәмиятле ике мәсьәлә бар. – ди Бенита ханым. – Берсе – Европа Берлеге белән Грузия арасында ирекле сәүдә мәсьәләсе. Икенчесе – визаларны җиңеләйтү, болар тиз арада карала башлар."

Сишәмбедә Русиянең Известия басмасы "Урыс мәсьәләсе Европаны бүлгәләде" дигән мәкалә бастырды. Берлекнең 27 иле анда Русиягә мөнәсәбәтенә карап 4 төркемгә бүленгән:

- кайнар тәнкыйтьчеләр (Балтик илләре, Польша, Британия, Швеция)

- салмак тәнкыйтьчеләр (Чехия, Маҗарстан, Румыния)

- урта караштагылар (бусы иң зур төркем)

- тарафдар саналган илләр (Франция, Италия, Германия).

Әммә шул ук Германия тарафдар саналса да, Брюссель саммитында Мәскәү исеменә иң каты сүзләрне Германия канцлеры әйткән. Бухарест саммитыннан аермалы буларак, бу юлы Ангела Меркель Грузиянең НАТОга керү ниятенә көчле хуплау белдергән.

XS
SM
MD
LG