Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:41

Башкортстан Югары мәхкамәсе Хәбиров шикәятен кире какты


Башкортстан Югары мәхкамәсе республика президенты идарәсенең элекке башлыгы, Русия президенты эчке сәясәт идарәсенең бүлек башлыгы Радий Хәбировның президент Мортаза Рәхимовка каршы шикаятен кире какты.

Хәбиров үз шикәятен Уфаның Киров районы мәхкамәсе караудан баш тартканнан соң Югары мәхкамәгә мөрәҗәгать иткән иде.

Хәбиров Рәхимов тарафыннан вазыйфасыннан читләштерелүен һәм соңрак төшерелүен канунсыз дип раслату өчен мәхкамәгә мөрәҗәгать иде.

XS
SM
MD
LG