Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:52

Татар бистәсе инвесторын көтә


Данлыклы Печән базары мәчете янындагы тарихи бинаны төзәтүче күренми. Аның каршындагы "Болгар" кунакханәсен исә сүтеп корырга теләүче бар

Данлыклы Печән базары мәчете янындагы тарихи бинаны төзәтүче күренми. Аның каршындагы "Болгар" кунакханәсен исә сүтеп корырга теләүче бар

Тарихи урын кагыйдәләрен яки биналарны бозмыйча саклап калырга теләүчеләр аз икән.

Иске татар бистәсе быел Бәйсезлек һәм Шәһәр көнен кечкенә генә бер яңарыш белән каршы алды. Кабан күле буендагы Мәрҗани урамы төзекләндерелде. Яр буе ясалма ташлар, бетон белән капланды. Шунда ук бәйрәм алдыннан, 29 август көнне түтәлләр ясап чәчкәләр дә утыртылды.

Посылган татар почмагы

Бәйсезлек бәйрәме көнендә шул урамда - кеше күзеннән читтәрәк ике төрле милли чара узды. Берсе “Шәкертләр мәйданы”, икенчесе “Курай” радиосы ясаган тамаша. Тик аларның чарасына Казан Кирмәне каршында ясалган күп чыгымлы рок-фестивальдән аермалы буларак, аз кеше җыелган иде. Анда бәйрәм ясалганын гадәти кеше күрмәс тә иде. Ерактан күренеп торучы кишерсары зур чүп машинасы яннарында торды. Әмма анда таралган исне чүп машинасы түгел, ә сәхнә артына тезелгән бәдрәфләр аңкыта иде. Шулай да бирегә татарча тавыш ишетеп Нәҗибә Сафина кебек татар зыялылары килгән иде.

Ә татарча алып барылган бәйрәм сәхнәсе дә бик тар иде. Сәхнә алды да тар гына җәяүле юлыннан тора иде. Аңа да кеше сыя алмады. Мәрҗани урамы янындагы Кабан күле буе ярын тар аллеяларга бүлгәннәр. Кеше йөри торган ике юл арасына түтәл салынган. Концерт карарга теләүчеләр шул түтәлләрне таптап йөрде яки өстендә басып торды. Шул ук тар тротуардагы чатырда сыра сатылды. Монысы аерым тема.

Кабан күле яры чистартылган

“Шәкертләр мәйданы”н ясаучы Әлмирә Әдиятуллина Кабан ярындагы Мәрҗани урамын төзекләндерүгә шат. “Татар бистәсе ягы чистарган, ачылган. Чәчкәләре дә матур. Кабанның теге ягында исә агачлар авып ята, черек коймалар бар. Ул ягын да чистартсыннар иде”, ди ул.

Тик Әдиятуллина, бу ярда бәйрәм ясарга урын калмады, мәйдан юкка чыкты, ди. Шулай ук Кабан күле янында урнашкан Иске татар бистәсендә җимерек биналар бик күп булуын күрә. “Ул бистәдә һәр йорт, һәр сукмак Мәрҗани, Тукай, Исхакый кебек асыл затларыбыз эзен саклый”, ди Әлмирә ханым.

Ә бистә җимерелә бара

“Бистәнең туксан проценты җимерелде. Бик матур дүрт бакчасы бар иде. Ә бит Татар бистәсен төзүдә чит ил архитекторлары да кушылып ясаган проектларга ышанып тапшыралар. Алар анда күп катлы йортлар корырга тели. Без исә бистәдә аз катлы, иске йортларның яңартылып калуын теләр идек”, дип сөйли Иске татар бистәсендә туып үсүчеләр оешмасы рәисе Нурания Биктимерова.

Берочтан ул Мәрҗани урамындагы үзгәрешләргә дә шик белән карый. "Агачларны кисеп бетергәннәр", ди.

Хөкүмәтнең көче җитмәгән

Казан мең еллыгына әзерләнгәндә, бу бистәдә махсус “префектура” да оешкан булган. Бистә яңарыр, дип ул вакытта планнар корылган. Тик хөкүмәтнең аны канун кушканча торгызырга көче җитмәгән. Тарихи биналарны сүтү тыела бит. Бистә урнашкан Вахитов районы һәм Казан шәһәре идарәсе исә бүген андагы иске йортларны ничек сүтәргә, алар урынына ни салырга белмичә аптырый. Шундый бер иске тарихи бинага “бәхет елмайган”. Әйтик, черегән, җимерелеп баручы “Болгар” кунакханәләрен “Татнефть” ширкәте үзенә алган. Андагы тарихи рухны саклап калу шарты белән. Рухны саклап калырга теләсә дә, ул черек бинаны саклап кала алмый. Татар тарихында билгеле булган бина сүтелеп, кабаттан торгызылыр, дип фараз ителә.

Иске бистә яңа инвесторларны көтә

Салырга теләүчеләр бар әле ул, тик тарихи урын кагыйдәләрен бозмыйча яки биналарның төсмерен саклап аны кабат корырга теләүчеләр аз икән. Иске татар бистәсендә торучы җимерек биналар инвестор көтеп кала.

XS
SM
MD
LG