Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыскарту юлы белән үрчү


Август азагында Татарстан президенты түрәләр санын кыскарту турында фәрман чыгарды. Тик менә ул түрәләр кай арада кире үрчеп куя - бу Татарстан гына түгел, бар Русиядә сер булып кала.

Узган ел азагында гына Русия финанс министрының, мисал өчен, дүрт урынбасары бар иде. Декабрьдә бу санны бишкә җиткерергә булдылар.

Ә инде язга чыгу белән Кудрин гади урынбасарлар белән генә чикләнми, министрлыкта өстәмә 12-нче департамент та булдырды. Яңа штат һәм яңа эш хаклары белән.

Ул арада Русия саклану министры Сердюков финанс министрын да узып китте - урынбасарлары санын сигезгә җиткерде, ә элемтә министрына дүрт урынына 6 урынбасар тоту рөхсәт ителде.

Өстәмә ярдәмчеләр, урынбасарлар алуга премьер-министр Путин үзе үрнәк булып тора. Элекке елларда вице-премьерлар саны гәдәттә 2-3тән артмый иде, хәзер исә алар саны 7гә җитте.

Сүздә кыскарту, асылда үрчү

Хакимияттә утырганнар бертуктаусыз административ реформа, бюрократияне киметү турында сөйли, ләкин чынбарлыкта түрәләр саны федераль дәрәҗәдә дә, төбәкләрдә дә һаман артып тора. Мәскәүдәге Гамәли сәясәт институты мөдире Ольга Крыштановская сүзләренә караганда, 90-нчы еллар белән чагыштырганда Русиядә бюрократлар саны 2 мәртәбә - 1.5 миллионнан 3 миллионга кадәр арткан.

Татарстанда, гомумән, һәр 225 гади кешегә бер түрә туры килә. Президент Шәймиев фәрманы бу пропорцияне күпмедер киметә ала, әлбәттә, әмма бу кыскартуларның, бар административ реформаның шул ук бюрократларга тапшырлыуын истә тотканда, түрәләрләр санының чыннан да кимүенә өмет әллә ни юк. Элекке тәҗрибә шуны күрсәтә - күпмедер вакыт үтү белән хакимияттәгеләр янә яңа кыскартулар турында фәрман чыгарачак.

Халык интегә, әмма дәшми

Русиядә, шул исәптән Татарстан белән Башкортстанда да бүгенге көндә бар хакимиятне үз кулына туплаган бюрократияне контроль итәрлек механизм да, моңа сәләтле сәяси көчләр дә, тиешле демократик шартлар да юк. Моның өчен мөһим булган ирекле матбугат, ирекле фикер алышу өчен шартлар да торган саен тараеп килә.

Гади халык берьяктан түрәләр баскынлыгыннан интегә, әмма аның кулында бюрократия башбаштаклыгына каршы чара күрерлек инструментлары да юк, һәм иң яманы, ул илдәге хәзерге режим шартларында моңа битараф булып кала бирә.

Сан гына түгел, эш хакы да арта

Бюрократлар гаскәренең саны гына түгел, аларга түләгән акча да арта бара. Төбәкләрдәге федераль хакимият буыннарында эшләүче түрәләрнең эш хакы 2007 елда якынча 50% артып, 20 мең сумга җиткән. Җирле (региональ) хакимияттә эшләүчеләр исә хәзер 25.6 мең сум ала. Себер һәм кырыс һавалы төньяк җирләрдә бу сан 60 меңгә җитә. Ә уртача, ягъни күпчелекнең эш хакы бар ил буйлап 14-15 мең тирәсендә кала бирә.

Бюрократиянең эш хакын арттыруда үрнәк биредә дә иң югарыдан килә. Дума депутатлары һәм сенаторларның, аларның ярдәмчеләре эш хакын, мәсьәлән, киләсе елда 20-25% арттыру планлаштырыла, дип яза Ведомости газетасы. Бүгенге көндә депутатлар уртача 100 мең сум акча ала. Моңа әле төрле өстәмә түләүләрне кертергә кирәк. "Известия" басмасы, Дума депутаты эш хакы 130-140 мең сум дип яза. Киләсе елда ул тагын 25 меңгә артыр дип көтәләр.

Моңардан тыш Русия парламентын тотуга киткән чыгымнар да артачак киләсе елда, Дума аппаратына акча бирүне 29% арттыру каралган. Бу яңа җиһазлар, мебель, компьютерлар алуга китәчәк. Аппарат үзе исә 50 кешегә артачак. Фаразланган чыгымнар - 9.1 миллиард сум.

Киләсе елда президент Медведевнең "эше" дә артачак - һәрхәлдә шул эшне тәэмин итүгә бирелгән акча күбәячәк. Быел моңа 8.2 миллиард сум бирелгән булса, киләсе елда бу сан 9.7 миллиардка җитәчәк.

Аңлашыла ки, бу хәтле акчаны туздыру Русия шартларында бюрократияне кыскартуга түгел, ә киресенчә арттыруга гына китерәчәк. Түрәләрнең бер-берсенә өстәмә эш-шөгель уйлап чыгаруы мәгълүм нәрсә.

Русиянең финанс министрлыгы тиешле тәкъдимнәрне инде әзерләгән, хәзер аларны депутатлар киләсе ел бүджеты кысаларында үзләре расларга тиеш булачак.

XS
SM
MD
LG