Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 21:03

Грузия Медведев сүзләренә ризасызлык белдерә


Грузиянең югары рәсмие Русия президенты Дмитрий Медведевның Грузия президенты Михаил Саакашвилины "сәяси мәет" дип атавына ризасызлык белдерде.

Грузия дәүләт иминлек шурасы рәисе Александр Ломая Франс пресс агентлыгына Медведевның бу сүзләре бик килешсез, кабул ителмәслек диде һәм Медведевны кызып китүдә гаепләде.

Ломая Саакашвили демократик рәвештә сайланган җитәкче, аны ил халкы да, халыкара җәмәгатьчелек тә яклый диде.

Сишәмбе көнне дәүләт телевидениесе аша күрсәтелгән интервьюда Медведев Грузия хакимияте җимерелде, моннан ары Саакашвили юк дигән иде.

XS
SM
MD
LG