Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бердәнбер Зөлфия


Шушы көннәрдә “World Music 2002 жанрында иң яхшы башкаручы” дип табылган Зөлфия Камалова Казанга килде.

Җырчы белән очрашу Маяковский исемендәге “Желтая кофта” дип аталган клубта булды. Зөлфияне күрергә теләүчеләр шуның кадәр күп, хәтта ишек артындагы кешеләрнең күбесе бинага керә алмады.
Аның белән бергә тагын 4 кешедән торган төркеме һәм Ittifaq төркеме лидеры Ильяс Гафаров та бар иде. Камаловага сораулар бик күп булды. Ул аларның һәрберсенә дә тәфсилле җавап кайтарды.

- Чит төбәкләрдә татарларның кем икәнлекләрен еш сорыйлармы?

- Әйе, бу сорауны еш ишетергә туры килә. Кайвакыт бу татар көе, татар җыры дип җавап биргәч, сез Кыргызстаннанмы әллә дип тә сораучылар очрый.

- Казан сез киткәннән соң үзгәргәнме?

- Әлбәттә, үзгәргән. Соңгы тапкыр без монда өч ел элек булган идек. Яшәргән, күп кенә матур биналар да барлыкка килгән. Минем кайткач, күп очракта вакытым булмый. Әти-әнием белән буласым килә, шуңа күрә Казанга да теләп, ашкынып кайтам.

- Нинди музыкаль төркемнәрне яратып тыңлыйсыз?

- Кечкендән үк “Аквариум”, “Машина времени” ошый иде. Шуларны тыңлап үстем. Миңа ул җырчылар белән бер сәхнәдә җырлавы бик кызык.

- Зөлфия, ә сезнең балагыз туган төбәгегез Татарстан икәнен беләме? Сез аңа кайчан Казанны күрсәтергә җыенасыз?

- Ул Казанга минем белән кайтты. Хәзерге вакытта караучысы белән утыра. Без аны бик озак әзерләдек, ул үзе дә бик җыенды.

- Балагыз татарча аңлыймы соң?

- Бераз гына. Без аны әниләр белән өйрәтергә тырышабыз. Ләкин ул бит алар белән сирәк күрешә. Инглиз һәм рус телләрен әйбәт белә.

- Гаиләгездә нинди тел ешрак кулланыла?

- Рус һәм инглиз телләре. Татар теле минем өчен беркайчан да беренче тел булмады.

- Рус һәм татар телләрендәге поп музыканың инглиз телендәге музыка шикелле үк киләчәге бар дип уйлыйсызмы?

- Ә сез миңа инглиз телендә булмаган һәм югары уңышка ирешкән берәр мисал китерегез. Мисал өчен, минем үз дөньям, үз эшем бар. Беркайчанда кайдадыр Австралиядә татар җырын җырлап, баеп китәргә дигән уй башыма да килмәде. Беренче вакытта мин “ Татар музыкасы кемгәдер кызык” дигән сүзләргә үзем дә гаҗәпләнә идем. Бәлки, кемдер мине татар җырларын җырлап, дан казанмакчы була дип уйлыйдыр, нык ялгыша.

- Сез милли киемнәрдән җырлыйсызмы?

- Юк, чөнки андый киемнәрдән чыгу минем аудиториямне тарайта. Мин алай милләтемне күтәрәм дип йөрмим.

- Ни өчен сез Татарстанга сирәк кайтасыз?

- Чөнки монда кайтуы бик кыен һәм бик кыйммәт. Төркемдәгеләремә дә бик кыенга туры килә. Ярый ла минем монда әти-әнием бар, ә аларның бит гаиләләре тегендә.

- Грузия белән Русия мәсьәләсенә килгәндә, сезнең фикерегез?

- Мин әле барысын да аңлап җиткермәдем. Ул хәл мин Русиядә вакытта булды һәм мин Русия позициясен генә ишеттем, минем дөрестән дә ни булганын беләсем килә. Уйлавымча, мәсьәлә бөтенләй башкача тора.

Менә шундыйрак матбугат очрашуы булды. 30 август - Суверенитет көнендә исә “Тынычлыкның яратылышы” дип аталган рок – фестивальдә татар җырчыларыннан чыгыш ясаучы бер Зөлфия Камалова гына бар иде.

XS
SM
MD
LG