Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия белән Русия бер-берендәге илчелекләрен япты


Грузия Русия белән дипломатик бәйләнешләрен өзү турында карар иткәннән соң, Грузия белән Русия бер-берендәге илчелекләрен япты.

Русия тышкы эшләр министрлыгы рәсмие моннан ары Грузия ватандашларына визалар бирелмиячәк диде.

Грузиянең кайбер өлешләрен Русия оккупацияләгәннән соң, һәм Мәскәү Грузиянең 2 сепаратист төбәген бәйсез ил дип таныганнан соң, бу атнада Тифлис Русия белән бәйләнешләрен өзүе турында белдерде.

Элегрәк Грузия тышкы эшләр министрлыгы Русиядә яшәүче меңнәрчә гөрҗине хезмәтләндерү өчен консуллык хезмәтен калдыруы турында белдерде.
XS
SM
MD
LG